Техника паркын яңарту

Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр “Росагролизинг” АҖ аша «Брянсксельмаш» ЯАҖ дә җитештерелгән ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарын, шулай ук «Рубцовский завод запасных частей» ЯАҖдә, «Алмаз» ҖЧҖ СЙда һәм «АНИТИМ» АҖдә җитештерелгән чәчкечләрне һәм туфрак эшкәртү техникаларын сатып алырга мөмкиннәр.
Лизинг программасы шартлары уникаль:

  • Беренчел взнос 0%тан башлана;
  • Кыйммәтләнү ставкасы 3%башлап;
  • Лизинг вакыты 7 елга чаклы;
  • Түләүләр графигы төрле;
  • Килешү суммасы 400 мең сумнан башлап;
  • Гарантия җаваплылыгы залогсыз тәэмин ителә.

Ашлык белән исәп-хисап ясау

“Татагролизинг” АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ашлык тапшыру хисабына яңа техника алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук, булган бурычларны да ашлыклата кайтарырга мөмкин. Ашлык белән исәп-хисап ясау мөмкинлеген “Татагролизинг” АҖ индивидуаль тәртиптә, ике як өчен дә кулай шартларда билгели.

Акцияләр