«Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте «Татагропромкомплект» лизинг компаниясе” Дәүләт унитар оешмасын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килде (ТР Җир һәм милек министрлыгының 2005 ел, 14.03 карары, №20).

Компания эшчәнлегенең төп төрләге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • авыл хуҗалыгы эш коралларын һәм җиһазларын сату, ышанычлык һәм сервис хезмәте күрсәтү;
  • лизинг эшчәнлеге;
  • авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә механикалаштырылган төркем хезмәтләре күрсәтү;
  • минераль ашламаларны махсуслаштырылган саклау һәм төяп җибәрү;
  • биопрепаратлар һәм биоактивлаштырылган ашламалар сату;
  • кукуруз орлыклары сату;
  • авыл хуҗалыгында инвестиция эшчәнлеге.

«Татагролизинг» АҖ — ул:

  • «Гомсельмаш» Җитештерүче берләшмәсенең рәсми дилеры (Беларусь Республикасы);
  • авыл хуҗалыгы эш коралларын кайтарып торучы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы эш коралларын һәм җиһазларын кайтарту буенча операторы (ОАО «Росагролизинг» ААҖ, «Агромашхолдинг», «Чистопольагросервис», «Бобруйскагромаш» холдингының идарә итүче компаниясе, «Бобруйсксельмаш», СП «Унибокс», “ЕЛАЗ» сәүдә йорты, «Ютек» сәүдә йорты, «АЛМАЗ» сәүдә йорты, «Навигатор — НМ» ҖЧШ һәм башкалар);
  • «Татагролизинг» АҖ кайтарткан авыл хуҗалыгы эш коралларының гомуми күләме 22 мең данәдән артып китә, гамәлдәге шартнамәләр саны 2,6 млрд.сумнан күбрәк тәшкил итә.

«Татагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне яклаучы дәүләт прогрммаларының түбәндәгеләрендә катнаша:

  • «2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продуктлары, чималы һәм азык-төлек базарларын көйләү».
  • «Татарстан Республикасы агросәнәгате комплексын техник үзгәртеп кору».
  • «Лизинг – грант» — кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен.

«Татагролизинг» АҖ Татарстан Республикасында өч авыл хуҗалыгы предприятиесен оештыручы буларак, капитал салу буенча актив эшчәнлек алып бара:

  • «Нармонка» ҖЧШ АФ;
  • «Лениногорская» ҖЧШ АФ;
  • «Ялтау» ҖЧШ АФ;
  • «Буртасы» ҖЧШ АФ;
  • «Верхнеуслонская» ҖЧШ АФ;
  • Камское Хлебоприемное Предприятие» ҖЧШ
  • «Тал-Агро» ҖЧШ УК