
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан дәүләт ярдәме программасы тормышка ашырыла. Субсидия алучылар – агросәнәгать комплексы предприятияләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр.
Субсидия фәкать яңа, моңарчы кулланылышта булмаган, Россиядә яки Томожня берлеге дәүләтләрендә җитештерелгән техникага, җиһазларга, йөк машинасына һәм махсус автотранспортка бирелә. Субсидия күләме – сатып алынучы объект бәясенең 30 проценты (НДС исәпкә алынмый). Объектны кайтару, урнаштыру һәм башка өстәмә чыгымнар исәпләнми.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында лизинг эшчәнлеге турында”гы 27.10.1999 елгы №727 нче Карары нигезендә “Татагролизинг” АҖ лизинг операцияләре алып баруны тәэмин итә.

Авыл хуҗалыгы техникаларын, җиһазларны сатып алу өчен “Татагролизинг” АҖ кулай шартлар тәкъдим итә.