2020 нче елның 12 нче февралендә “Росагролизинг” җәмгыяте белән сублизинг килешүе төзелде. Аның нигезендә “Татагролизинг” җәмгыяте республика аграрчыларына “Росагролизинг” аша сублизингка 1 миллиард сумлык техника кайтарырга мөмкин. Бу – моңарчы тиңе булмаган килешү. Уртак программалар ярдәме белән республика авыл хуҗалыгы тармагына ташламалы хактан, ягъни арзанлы ставка буенча Россия Федерациясендә җитештерелә торган гаят күп төрле авыл хуҗалыгы техникаларын кайтарту мөмкинлеге туды. Болар – тракторлар, комбайннар, автомобильләр, тагылма агрегатлар. Сублизинг шартлары түбәндәгечә:

  • Сублизинг 5 елга чаклы вакытка бирелә. Ягъни, шул вакытта тулысынча түләп бетерелергә тиеш;
  • Еллык кыйммәтләнү 5 процентны тәшкил итә;
  • Беренчел взнос - техника бәясенең 30 проценты күләмендә;
  • Лизинг түләүләре ай саен.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында лизинг эшчәнлеге турында”гы 27.10.1999 елгы №727 нче Карары нигезендә “Татагролизинг” АҖ лизинг операцияләре алып баруны тәэмин итә:

  • авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү өчен махсуслашкан һәм технологик җиһазларга;
  • терлекчелек өчен технологик җиһазларга;
  • ашлык киптерү җиһазларына;
  • махсус техникаларга;
  • авыл хуҗалыгы техникаларына һәм җиһазларына;
  • йөк машиналарына һәм махсус автотранстпортка.

“Татагролизинг” АҖ 2014 елдан бирле Беларус Республикасының “Промагролизинг” ААҖ лизинг компаниясе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге “Промагролизинг-центр” ҖЧҖ (Минск шәһәрендәге “Промагролизинг” ААҖ милли лизинг операторының кече предприятиясе булып тора) белән хезмәттәшлек итә. Уртак программа буенча без Беларус Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникаларын сублизинг нигезендә сатабыз. Шул исәптән, «Полесье» КЗС-1218-29 ашлык суктыру комбайннарын (“Гомсельмаш”ААҖ) һәм тракторларны (Минск трактор заводы) түбәнәдге шартларда:

  • Лизинг вакыты - 3 елдан алып;
  • Еллык кыйммәтләнү - 5,6% тан;
  • Беренчел түләү - 10% тан;
  • Лизинг түләүләре - ай саен.

Сублизинг килешүе буенча алынган техникалар “60/40” программасы нигезендә субсидияләнә.

Тагын бер мөһим шарт – тракторлар һәм комбайннар буенча гарантия җаваплылыгын“Татагролизинг” АҖ үзенә ала.