Орлык материалы кайтару өчен республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, юл чыгымнары тотып, каядыр барып йөрергә туры килмәячәк, дигән мәгълүмат бирде "Татар - информ" МА.
2019 ел уңышы өчен кукуруз орлыкларын Татарстан хуҗалыкларына Краснодар краеннан кайтарачаклар. Бу хакта “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, ассоциация Краснодар крае «Кубань» кукуруз калибрлау заводының рәсми дистрибьютеры булып санала. Һәм ул шул предприятиедән республика авыл хуҗалыгы оешмаларына кукуруз орлыгы кайтару белән шөгыльләнәчәк.
«Без 2019 ел уңышы өчен кукуруз гибридларының чәчүгә әзерләнгән орлыкларын хуҗалыкларга Чистай базасыннан җибәрәчәкбез, - диде Еров. - Хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, юл чыгымнары тотып, орлык кайтару өчен Краснодар краена барып йөрергә туры килмәячәк”. Бу чыгымнарны «Кубань» ККЗ үз өстенә ала, ул Краснодар краеның 20дән артык орлыкчылык предприятиеләрен берләштерә һәм П. П. Лукьяненко ис. Краснодар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының һәм «КОС-МАИС» ФҖБ (НПО) кукуруз гибридларының оригинаторы булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр ителгәнчә, кукуруз - составы буенча иң кыйммәтле азык культураларының берсе, сыерлар рационына кукуруз орлыгын өстәү аларның сөт бирүчәнлеген шактый арттыра. «Азык культуралары чәчелә торган җирләрнең кимендә 15 — 17%ын кукуруз өчен куллану бик отышлы дип саныйбыз без. Ә орлык кукурузы өчен чәчүлек мәйданы бер сыерга 0,5 гектардан да ким булмаска тиеш», - дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, агымдагы елда республикада орлык кукурузы 54,6 мең гектарда чәчелгән иде, азык өчен — 147,5 мең гектарда.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
