3 Июня 2021

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә:"Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге буенча киңәшләр әзерләгән.

Өлгерү вакыты буенча сортлар иртә, уртача иртә, уртача өлгерешле, уртача соң һәм соң өлгерешлеләргә бүленә.

Үсемлекләрнең үсеш фазалары түбәндәгечә була:

–утырту – шытып чыгу(21-28 көн),

–шытымнар – бөреләнү(24-29 көн),

-бөреләнү – чәчәк ату(7-10 көн),

–чәчәк ату – сабак шиңә башлау(30-35 көн),

-өлгерү – уңышны җыю(85-110 көн).

Чәчәккә бөреләнү фазасында калын тамырлар барлыкка килә, аларның очларында яшь бәрәңге бүлбеләре хасил була. Чәчәк ату фазасында бүлбеләр интенсив үсә башлый һәм уңышның 75%ы туплана.

Бәрәңге уңышы өчен моңа кадәр ул җирдә кабак культуралары - ташкабак, кыяр, кәбестә, фасоль, борчак һәм кукуруз үстерү бик яхшы.

Бәрәңге үстерү өчен иң яхшысы - нейтраль туфрак. Көздән көзге чүп үләннәрнең чыгышын тәэмин итү өчен провокацион су сиптерүне башкаралар. Аннары бу чүп үләннәрдән котылганнан соң 1м²га 10 кг черемә яисә компост һәм 30г/м² форсфорлы + 15 г/м² калийлы ашламалар кертәләр.

Культураны җыеп алганнан соң, участокта сидерат чәчәләр. Сидераль культуралардан ак горчица, донник, солы һәм арыш әйбәт. Иртә чәчкәндә, сидератларны көздән чәчеп калдыралар, соңрак чәчкәндә, сидератлар чәчүне язга кадәр калдыралар һәм бәрәңге утыртыр алдыннан туфракның өске өлешен(10-15 см) көпшәкләндерәләр.

Бәрәңге орлыгын зарарсызландыру өчен аны утыртканда түбәндәгеләрне кулланалар:

-дезинфекцияләү-тукландыру эретмәсе:10 л суга 5 г бакыр купоросы +15 г бор кислотасы +0,5 г марганцовка,

-дезинфекцияләү-тукландыру эретмәсе:10 л суга 60 г суперфосфата +40 г карбамид + 5 г бакыр купоросы + 1 г марганцовка + 10 г бор кислотасы,

–аэрозоль эшкәртү өчен:10 л суга калий солфаты + 40 г карбамид + 15 г бор кислотасы + 1 г бакыр купоросы + 0,5 г марганцовка/10 л су (1 литр әзер эретмәне 100 кг бәрәңге орлыгына),

-туклыкландыру эретмәсе:10 л суга 40 г суперфосфат + 40 г азотлы ашлама + 40 г калий тозы (10 литр 50 кг бәрәңге орлыгына).

Вегетация срогы сузыла торган уртача һәм соңрак өлгерешле сортларны утыртканда, бәрәңгене түбәндәге үсеш фазаларында тукландыралар:аксыл-яшел төстә яшь яфраклар барлыкка килгәндә, чәчәккә бөреләнгәндә һәм күпләп чәчәк атканда. Тукландыруны эретмә рәвешендәге ашламалар белән яки су сипкәндә коры ашламалар кулланып үткәрәләр. Күпләп шытым вакытында 1 м²га 30–40 г нитрофоска яки нитроаммофоска кулланалар, күпләп бөреләнү фазасында – калийлы һәм фосфорлы ашламалар һәм агач көле белән тукландыру яхшырак.

Тамырдан тыш тукландыру өчен түбәндәге эретмәне кулланырга кирәк:10 л суга 25 г калий сульфаты +25 г суперфосфат +0,5 стакан агач көле. Бәрәңге сабагы төбенә 0,5 л эретмә салырга, аннары су сибәргә һәм өстенә мульча салырга кирәк. Эретмә урынына су сирәр алдыннан бер стакан агач көле сибәргә була. Күпләп чәчәк ату фазасында:1м²га 30 г суперфосфат кертергә.

Ярлы туфракта рәтләр арасына яки аерым сабак астына салу өчен 10 л суга 35-40 г суперфосфат + бер стакан тавык тизәге яки сыер тизәге салып эретмә әзерләргә. Аннары 0,5 л эретмәне лейкага салып, сабак төбенә салабыз яки 1 л эретмәне, сабаклар арасында 0,5 м калдырып, буразнага салабыз, шуннан соң бәрәңге төбен өябез һәм мульча салабыз.

Бәрәңгене тукландыру өчен Азотовит, Фосфатовит, Азолен, Гумат «Сәламәт уңыш» һ.б. микробиоашламалар кулланырга кирәк. Аларны туфракны көпшәкләндергәнче яки бәрәңге төбен өйгәнче кертергә кирәк, коры һава шартларында – моны су сипкәнче эшләргә һәм аннары мульчалаштырырга кирәк. Барлык тукландыру төрләрен куллануны бәрәңгене казып алганчы бер ай кала төгәллиләр.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина билгеләп үткәнчә, явым-төшем аз булган районнарда бәрәңгегә айга 3-4 тапкыр су сибәләр. Явым-төшем җитәрлек булган районнарда, сортына карап, бөтен вегетация чорында 1-3 мәртәбә су сибәләр. Су сибү вакытын билгеләү бик гади:әгәр сабакта аскы яфраклар шиңә башласа, димәк, су сибәргә кирәк.

Бәрәңгене җыя башлау берничә фактор буенча билгеләнә:бәрәңгенең уртача һәм соңрак өлгерешле сортларның яфраклары һәм сабаклары саргая, чери башлый. Иртә өлгерә торган сортларны җыйганда, күбрәк сортка рекомендацияләрдә күрсәтелгән календарь сроктан чыгып эш итәргә кирәк.

Җыярга 6-10 көн кала бәрәңге сабагын чабалар, нәтиҗәдә, бәрәңге кабыгы ныгый, шулай ук бу бәрәңгенең өлгерүенә ярдәм итә. Бәрәңгене җыюны коры һава шартларында башкарырга кирәк, юештә алынган бәрәңгене соңыннан киптерү өчен җәеп салырга кирәк.

Озак саклау өчен билгеләнгән сортларны җыеп алуны шулай ук озакка сузарга ярамый. Вакытында җыеп алмаганда, туфрак температурасының +3ºСка кадәр төшүе бәрәңгене 80% ка кадәр юкка чыгарырга мөмкин.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы