19 Марта 2019

“Яз соңармас кебек, йоклап ятырга ярамый”- ди “Нармонка” агрофирмасының яшелчәче-агрономы Фикус Тимергалиев. Хуҗалык барлык эшкә дә 100 процентка әзер булуын ассызыклый ул. Тагын бер атнадан кәбестә орлыкларын чәчә дә башлаячаклар.

Быел Фикус Тимергалиев яшелчәче буларак 42нче язын каршылый. Аның тәҗрибәле, оста яшелчәче булуын искәртеп, хезмәттәшләре “аннан башка кәбестә дә үсми” дип шаярталар. Уены-чыны бергә әлбәттә... Бу көннәрдә Фикус Тимергалиев тормышындагы истәлекле көнен билгеләп үтте: аңа 60 яшь тулды! Олуг юбилее белән “Татагролизинг” җәмгыятендәге барлык хезмәттәшләре дә ихластан тәбриклиләр! Фикус әфәндегә яшелчә басуларына әле тагын озак еллар дәвамында чыгарга язсын. Ул чыккач, кәбестәләре күкрәп үссен дигән теләктә калалар.