23 Июля 2018
«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау лабораториясе белгечләре республикасында ашлык һәм аның эшләнмәсе продуктлары иминлеге һәм сыйфатын тикштерү өчен 2018 елның беренче яртыеллыгында 2220 проба алганнар, барлык пробаларның күләме 318,5 мең тонна тәшкил итә. 201,3 мең тоннага 1792 тәңгәллек сертификаты бирелгән һәм 37 сертификат – халыкара үрнәк сыйфаты буенча.

Моннан тыш, дәүләт биреме кысаларында уздырылган тикшеренүләр йомгаклары буенча филиал тарафыннан 201 сынау беркетмәсе бирелгән һәм 524 беркетмә – дәүләт биременнән тыш уздырылган эшләр нәтиҗәләре буенча.

Шул ук вакытта 18,7 мең тонна продукциянең норматив документлар таләпләренә туры килмәве ачыкланган, шул исәптән 2,2 мең тонна продукция корткычлар белән зарарланган, 8,6 мең тонна продукциягә начар ис сеңгән, 7,8 мең тонна продукция башка сыйфат күрсәткечләренә туры килми, 90 тонна продукциядә иминлек ягыннан күрсәткечләр тәңгәл килми.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы