8 Апреля 2020

Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар куәткә язгы культураларны чәчүгә әзерләнәләр. Әмма шуны да онытмыйлар: Татарстан – хәтәр игенчелек зонасында.

«Орсис-Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе – Түбән Кама районында әйдәүче һәм иң эре авыл хуҗалыгы оешмасы. Хуҗалыкта бигрәк тә сөт терлекчелеге күтәрелештә: авыл хуҗалыгы предприятиесе фермаларында 1850 фураж сыерларыннан бу көннәрдә 48әр тонна сөт савып алалар – узган елның шушы чорына караганда 17%ка күбрәк.

Хуҗалык күләмле инвестиция программасын гамәлгә ашыра. Ул 2 ел эчендә үзебезнең илдә җитештерелгән берничә трактор сатып алган, аларның икесе – 500 ат көченә ия, шулай ук сусиптергечләр, азык җыю техникасы сатып алынган. Быел Росагролизинг белән килешүләр төзелгән, 4 ашлык җыю комбайны кайтырга тиеш.

- Техника сатып алуга шундый зур чыгымнар тоту үзен аклый, чөнки барлык кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда һәм сыйфатлы үтәү күбрәк шуңа бәйле, - дип сөйли «Орсис-Агро» ҖЧҖенең финанс директоры Артем Глазун. – Шундый алым белән генә югары уңышларга ирешергә, терлекчелектә азык базасын ныгытырга мөмкин.

Быел авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре мул уңыш алырга җыена. Көзге культураларның кышлавы начар түгел, хәзер сабан культураларының яхшы сортларын сатып алу, үзләренекен эшкәртү эшләре башкарыла, һәр гектар чәчүлеккә 100 кг исәбеннән минераль ашламалар кайтарылган. Бу көннәрдә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре алып барыла.

- Без шундый принцип буенча эшлибез: на Бога надейся, а сам не плошай (Аллага ышан, әмма үз көчеңә таян), - ди Артем Глазун.

Шулай да, кыр эшләрендә алдан хәстәрен күрүчәнлек бер дә комачауламый, дип саныйлар авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Хуҗалыкның 12 мең гектар чәчүлек җире бар – моның белән шаярып булмый. Шуңа күрә биредә “бәхетле очракка” гына ышанып ятмыйлар: көзге культуралар чәчүлекләренең барысын иминләштергәннәр, бу - 3,2 мең гектар җир, хәзер 1,5 мең гектар арпа, 1,9 мең гектар рапс һәм 1 мең гектар кукуруз чәчүлекләрен иминләштереү буенча шартнамәләр төзелә.

Предприятиегә чәчүлекләрне иминләштерү иминият суммасыннан 10%ка төшә. Иминләштерү очраклары шартнамәләрдә языла: болар - корылык, туңу, черү, ком бураннары кебек табигать чытыклыклары һ.б.лар аркасында чәчүлекләрнең һәлак булуы. Табигать афәтләре метеорологлар тарафыннан раслана, ә уңышның һәлак булуы - махсус комиссияләр тарафыннан.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шуны искәртә, чәчүлекләргә китерелгән зыян гадәттән тыш хәлләр аркасында булса да, ул бары тик иминләштерелгән очракта гына каплана. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моны вакытында кайгыртырга тиеш, иминләштерүгә чыгымнарның 90%ка кадәре бюджеттан субсидияләнүен истә тотарга кирәк. Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша консультация алырга мөмкин.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы