24 Мая 2019

“Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте идарәсендәге әлеге агрофирмада традицион игенчелек һәм терлекчелектән тыш, яшелчәчелек белән дә шөгыльләнәләр. Хәзер кәбестә, бәрәңге утыртуның кызган вакыты. Нармонка авылы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары басуда шул эш барышын күзәттеләр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгы һөнәрләре, аграр тармактагы яңа техника-технологяләр белән якыннан таныштыру максатыннан әлеге чараны “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте белән берлектә республиканың аграр министрлыгы матбугат үзәге оештырды. Үзенчәлекле вакыйганы массакүләм матбугат чараларында яктыртырга журналистлар да килгән иде.

Агрофирма белгечләре мәктәп укучыларына, журналистларга яшелчә үстерү нечкәлекләре турында сөйләделәр. Алдан яшелчәчелектә барлык эшләр нигездә кул хезмәте белән башкарылган булса, хәзер шактый процесс механикалаштырылган. Ике ел элек агрофирма “Татагролизинг” идарәсенә күчкәч тә, инвестор ярдәмендә заманча кәбестә алу комбайны кайтарыла. Җитештерүчәнлеге ягыннан ул үзе кырык эшчене алмашыра. Шулай ук кәбестә утырту агрегаты да иң заманчасы сатып алынган. Мәктәп укучылары барысын да үз күзләре белән күреп, моңарчы физик авыр хезмәт буларак аңга сеңгән яшелчә үстерү эшенең мавыктыргыч процесс та икәненә инандылар. Алар арасында урта мәктәптән соң аграр вузга укырга керергә теләүчеләр дә шактый. Кем белә, бәлки соңыннан агрофирмага кайтып, әти-әниләренең эшен дәвам итәрләр...

“Ә хәзерге көндә “Нармонка” агрофирмасы басуларында 8 яшь белгеч хезмәт куя.” – ди хуҗалык директоры Олег Солягин. Дөрес, әлегә алар студентлар. Ләкин диплом алгач бирегә эшкә урнашырга теләүчеләр дә юк түгел. Станислав Шигапов мәсәлән, быел вузда укуны тәмамлый. Яшь агроном инде бүген гаиләсе белән агрофирмага күчеп килгән. Аңа өч бүлмәле йорт та биргәннәр. “Гомумән, инвесторыбыз “Татагролизинг” җәмгыяте, шәхсән генераль директоры Азат Ильдусович Зиганшин яшь кадрларны эшкә җәлеп итү сәясәтенә гаят зур игътибар бирә” дип аңлата агрофирма җитәкчесе. Чыгарылыш сыйныф укучыларын хуҗалык басуларына сәяхәткә чакыру да шуның бер чагылышы билгеле. Очрашу вакытында “Татагролизинг” җәмгыяте һәм Лаеш районы җитәкчеләре мәктәп бусагасын атлап чыгу алдында  торган яшьләрне аграр тармактагы яңа мөмкинлекләр, өстенлекле шартлар белән таныштырдылар.