1 Ноября 2019

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, аграрчыларга һава торышы, аның җилле, яңгырлы булу-булмавы йогынты ясаудан тыш, илнең икътисад җиле дә нык каршылык күрсәтә. Мәсәлән, шикәр чөгендеренә, аннан җитештерелгән писукка хәзер бәяләрнең кимүе шактый кыен хәлгә куйды бит авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен. Язын татлы тамырны утыртуны планлаштырганда, шикәр комының килограммын сату бәясе 36 сумнан исәпләнгән иде. Ә хәзер ул 19 сум 50 тиенгә генә калды. Ул гына да түгел, үстергән шикәр чөгендерен дә быел заводлар арзанрак бәядән кабул итәләр.

         Ә икенче яктан, аграрчылар сатып ала торган ашлама, ягулык, техника һәм запас частьләр туктаусыз кыйммәтләнеп тора бит. Бәяләр гаделсезлеге нәтиҗәсендә шундый кыен хәлдә калсалар да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бирешергә җыенмыйлар. “Татагролизинг” җәмгыяте идарәсенә караган “Лениногорская” агрофирмасында татлы тамырны казып алу эше бетүгә таба бара. Агрофирманың баш агрономы Фәнис Шәйхетдинов аңлатуынча, быел да шикәр чөгендерен 1500 гектар мәйданда үстергәннәр. Уңышы узган елгыгыдан мулрак – гектардан 450шәр центнер чыга.

         Уңыш мулрак булу сәбәпле, быел агрофирма буенча шикәр чөгендерен күбрәк казып алырга планлаштыралар. Чималга һәм шикәр комына бәя кимү аркасындагы югалтулар өлешчә шулай каплана инде.

         Аграрчылар өчен тискәре суккан икенче мәсьәлә – рапс, көньбагышны сату хаклары. Югары табышлылар рәтендә йөргән әлеге культураларның бәяләре дә кимүгә таба бара бит.

         “Язын көньбагышны утырту мәйданнарын планлаштырганда, аны сатып алучы белән килограммын 19 сумнан җибәрәргә килешү төзедек” – ди “Лениногорская” агрофирмасының башкарма директоры Михаил Огнев. Ә хәзер алар инде бер килограмм көньбагышны 16 сумнан гына алабыз дип үзгәреш керткәннәр. Әле бу хак та соңгы чик булмаска мөмкин.

         “Лениногорская” агрофирмасында көньбагышны да быел 1500 гектар мәйданда үстергәннәр. Бер кат махсус препаратлар белән корытып чыкканнан соң, аны хәзер инде тулы куәткә суктырып алырлык. Махсус җайланма дымлылыгын 13-14 процент дип күрсәтә. Агрофирманың Урдала бүлеге басуында көньбагыш суктыру эшенең кызган вакыты иде. Бер-бер артлы тезелеп кырны иңләп килүче 8 данә заманча комбайннар көнгә 240 гектарда суктыралар көньбагышны. Уңышы гектардан 16 центнер чыга.

         Шундый четерекле хәл авыл хуҗалыгында: бер яктан - аграрчылар тырышлыгы белән мулрак продукция җитештерелә, икенче яктан – бәяләрнең гаделсез уйнавы нәтиҗәсендә, ул муллыкның табышы артмый. Инде озын кыш буе очны-очка ялгап яшәргә терлекчелек кала. “Лениногорская” агрофирмасында 5150 баш мөгезле эре терлек асырала. Аларның 1600 башы савым сыерлар.

         “Малларны кышлату өчен сыйфатлы азыкны мулдан әзерләдек” – ди агрофирманың баш зоотехнигы Фоат Саматов. Бер шартлы терлеккә 41әр центнер азык берәмлеге тәшкил итә икән. Димәк, кышлату чорын уңышлы итәргә нигез бар. Әлбәттә, аграрчылар үзләреннән торганын эшләрләр. Инде терлекчелек продукцияләренә дә бәяләр түбәнгә тәгәрәмәсен.