9 Мая 2019

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Ватан  сугыш  ветераннарына һәм,  шул  елларда  илебезне  азык-төлек  белән  тәэмин  итеп,   армый-талмый  тылда  хезмәт  итүчеләргә  олы  ихтирам  күрсәтә.     Бу  атнада  Министрлыкта  сугыш  ветераннарын һәм тыл  хезмәтчәннәрен  котладылар.  Очрашу  бик  җылы  хисләр  белән  узды,  алар  чәй  өстәле  янында    сугыш  елларындагы    үз  хатирәләре  белән  бүлештеләр.    Шундый  кунакларның  берсе  -  сугыш  юллары  буйлап  Берлинга  кадәр  барып  җиткән   Исхаков  Мөхәммәт Зарип улы. Аңа  шул  көннәрдә   98 яшь  тулды. 

Сугыш  башланганда  ул  совхозда  агроном  булып  эшли  торган  була.  Барысын  да  фронтка алганда,  аның  да  читтә  каласы  килми.  

«Сугышта  бәрелешләрнең  төрлесе  булды,   - дип  искә  ала   ветеран, - әмма  иң  истә  калганы – беренче  һәм  соңгы  бәрелешләр, берсе  минем  туган  көнгә  туры  килүе  белән  дә бик  хәтердә  калды.  43 елның  мае  иде,  немец  белән  кул сугышында  мин  яраландым,  ул  гранатасын  туп-туры  минем  кулга  ыргытты,  мин  дә  аптырап  калмадым,  тиз  генә  аны  мөмкин кадәр  читткәрәк  ташладым.   Колак тындыргыч  тавыш яңгырады.  Мин  үземнең  яраланганымны  тиз  генә  аңлам  та  бетермәдем  ул  чакта.   Медсанбатта  ике  атна  яттым да, тагын  фронтка киттем.  

Икенче  яралану  очрагы  катырак  булды.  Бу  шул  ук  елның  28  октябрендә булган  хәл.  Яра  үпкәгә  үк  үтеп  кергән  иде.  Мине  Түбән Тагилга     җибәрделәр,  анда  госпитальдә  икенче  елның  февраленә  кадәр  ятарга  туры  килде.   Фронтка бик  китәргә теләсәм дә,  табиблар  үз карарын  чыгарганнар  иде инде,  мине   өйгә  җибәрәләр  дигән хәбәрне  әйттеләр алар.   Мин  моңа  бик  борчылдым,   алар  белән  килешмәвемне  белдердем.    Башка  чара  калмаган иде инде,   үз  полкыма киттем,  атларны  тапшырдым.  Китәргә  вакыт  җитте,  шул  чакта  миңа  бәхет  елмайды.  Махсус  эшләмәсәм дә,  мин  ничектер  поездга  соңга  калдым… югалып калдым. Кая  барырга  белмәдем.   Полкка дусларым  янына  әйләнеп кайттым.  Полкташлар  атларны  йөртергә  алып чыгарга  куштылар,  шунда  мин  аңладым,  бу  язмыш  бүләге,  мин  моннан  файдаланырга  тиеш.     Икенче  көнне  тикшерү  узды,  шунда  мине  күреп  алдылар.   Бу,  әлбәттә,    подполковникка  бик  ошап  бетмәде,  әмма  мине  дусларым  яклап  калды,  мин  бик  яхшы    минометчы,  дип,  һәм  минем бик  каты  Ватанга  хезмәт итәргә  теләгем булуын   әйттеләр.   Ул  ничек  хәл  итәр дип,  бик    куркып  тордым. Минем бәхеткә, ул     хезмәтне  дәвам  итәргә  рөхсәт  бирде.    

Беренче чиратта    Чернигов шәһәрен  фашистлардан  азат  иттек,  шуннан  соң  безнең  полк    Жуков  белән  очрашты,    Украинаны, Беларусьны азат  иттек һәм   Варшавага  килеп  җиттек. 

Дошманны  җиңү  якынайгач,  безгә  икенче  сулыш  өрде, ач  килеш салкын   сазлыкларда  йөрүләр  дә  онытылды.   Сусыз,  ашсыз, дигәндәй,  без  17 көн сазлык  буйлап  бардык.  Атлар  чыдамады,  үлеп  калдылар.    Хәтта иң авыр  минутларда,  артыбыздан,  аяк  табанына  басып үлем  атлаганда да,  без җырлап  бардык.     Җыр  безнең  күңелләрне  җылытып,    яшәргә  өмет  бирә  иде.    Ул – безнең  өчен корал  булды,  әйтергә  кирәк,  хәтта  ул  тулы  хокуклы  сугышчы  иде!  Җырның  сүзләре  әле  дә  истә:  «Бомба нас страшится, мина не берет, это наша конница гвардейская идет».

Гыйнвар  аенда  без    Семен  Михайловичем Буденный  белән  очраштык.    Безгә  Берлинны  штурмга  алу  бәхете  төшкәне  турында  сүз барды бу  очрашуда.   Безгә  шундый  ышаныч бирелгәне  өчен   шатландык та,  горурландык та,  шул  ук  вакытта  күңелләрдә  курку  да  бар  иде,  әлбәттә.    Әйе,  куркыта  иде,  әмма  моның  өчен  оялырга  кирәкмидер.   Сугыш  бит  бу,  сугыш.  

Менә  без Польша - Германия   чиген  уздык. Барлык  торак  пунктлар  диярлек  буш  калган,  олы  яшьтәге  хатын-кызлар  һәм  балалар гына  күренә  иде.   Мин  үз хуҗалыкларында  аларның   ничек  эшләвен  күзәттем һәм аларның   эшләрен  яратып,  бергә  оешып  эшләүләренә  сокландым.   Мин шуның  белән  горурланам,    немецларны  үземнең  дошманнарым  дип  санамадым,  Германиянең  тыныч  халкын күзәттем,  терлекчелек  һәм игенчелек  мәсьәләләрендә  аларның  тәҗрибәсен  өйрәндем.  Берлинны  мин  нәкъ  менә  шундый  итеп  истә  калдырдым».


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы