16 Октября 2019

Хәзер терлекчелек тармагында бик җаваплы чор – терлекләрне җәйләүләрдән кайтарып, торакларга урнаштырып бетерергә кирәк. Әлбәттә аның өчен иң элек фермадагы торакларның төзекләндерелгән, чистартылган, дизенфекцияләнгән булуы мөһим. Малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык тупланган булу да зарур. “Татагролизинг” җәмгыятенең Кама Тамагы районындагы “Буртас” агрофирмасында гына да 32 терлек торагы булуын искә алганда, терлекчелектә кышлату чорына күчүнең ни дәрәҗәдә зур эш икәнлеге яхшы аңлашыла. Шулай да, агрофирма эшчеләре сынатмыйлар. “Барлык фермалар да кышка әзер, төзекләндерелгән. Терлекләргә мул азык тупланган” – ди “Буртас” агрофирмасы директоры Илгиз Вагизов. Җәмгыятнең “Келәнче” бүлегендә мәсәлән, кайбер терлек торакларын быел яңадан сүтеп корганнар. “Алар барысы да иске  инде, узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән. Шунлыктан кайбер тораклар ярымҗимерек хәлгә килгән иде. Быел инвесторыбыз “Татагролизинг” җәмгыяте ярдәме белән кайберләренә капитарль ремонт ясый алдык” – ди “Келәнче” бүлеге җитәкчесе Ринат Ишмиев. Түбәләр яңартылган, торак эчендә тирес чыгару, су эчертү, сөтүткәргеч җайланмалары барысы да яңага алмаштырылган.

“Буртас” агрофирмасының “Буртас” бүлегендә дә биш торакның барысы да төзекләндерелгән, терлекләр вакытында кайтарылган. “Барысы да әзер, азык мулдан, кыш җитүенә һич тә борчылмыйбыз” – ди бүлек җитәкчесе Ислам Шагиев.

Терлек азыгының мул һәм сыйфатлы булуының тагын бер дәлиле – “Яңа Сала” бүлегендә симертелә торган үгезләрдән тәүлеклек артым 1әр килограммга чаклы җитә икән. Бу көннәрдә азык әзерләү эше дәвам итә, һава торышы мөмкинлек биргәндә кукурузны силоска салалар. Агымдагы кышлату чорында ит-сөт җитештерүне “Буртас” агрофирмасы терлекчеләре 10-15 процентка арттырырга ниятлиләр.