28 Августа 2020

28 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килде, анда Федерация Советы, төбәкләр һәм эре җитештерүчеләр вәкилләре катнашында Россиядә ашлыкны тирән эшкәртүне үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Чара бодайны тирәнтен эшкәртү предприятиесе буенча «Росва биотехнология комплексы» территориясендә узды. Инновацион югары технологияле комплекс азык-төлек сәнәгате өчен ингредиентлар һәм терлек \азыгы җитештерүдә махсуслашкан, биредә елына 100 мең тонналап әзер продукция чыгарыла. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, бүген Калуга өлкәсендә куәтле АПКны һәм аның югары технологияле тармакларын булдыруга зур игътибар бирелә, шул исәптән – ашлыкнеы тирән эшкәртүгә дә.

Киңәшмә барышында Министр югары өстәмә бәяләр белән продукция алырга мөмкинлек бирә торган юнәлешләрнең аерым игътибарда булуын белдерде. «Шуңа күрә без Россия Федерациясе территориясендә нәкъ менә ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча мөмкинлекләр күрәбез. Ачык икътисадый табыштан тыш, бөртеклеләрне эшкәртүнең көчле тармагы импортны алыштыруга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, мондый продукцияне куллану азык-төлек белән генә чикләнми, ул шул исәптән фармацевтика, нефть-газ сәнәгате һәм башка секторларда да кулланыла, дип билгеләп үтте ул.

Министр проблемалы мәсьәләләргә тиешле заманча технологияләрнең булмавын, шулай ук яңа җитештерү предприятиеләре ачу өчен капитал кирәклеген кертә. Аларны арттыру өчен тармак үсешенә системалы ярдәм кирәк. “Шуны аерым билгеләп үтәм, ашлыкны тирәнтен эшкәртү куәтен булдыруга Россия Федерациясе ашлык комплексын үстерү буенча озак сроклы стратегиядә 150 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү каралган. Бу шулай ук тиешле продукция җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде Дмитрий Патрушев.

Хәзерге вакытта Россиядә Көньяк, Идел буе, Урал һәм Үзәк федераль округларда ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре гамәлгә кертелгән инде. Липецк, Волгоград, Саратов өлкәләрендә, Башкортостан Республикасында, Красноярск һәм Приморье крайларында, шулай ук башка субъектларда проектлар эшләнә һәм аларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Киңәшмәдә әлеге өлкәдә инде гамәлдә булган предприятиеләр, шулай ук территориясендә шундый ук проектлар эшләнә торган субъектлар вәкилләре дә чыгыш ясады. Катнашучылар әлеге юнәлешне үстерү перспективалары, шулай ук эшкәртүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Чара ахырында Дмитрий Патрушев урыннарда эшне дөрес итеп оештырырга өндәде һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының алга таба да җитештерүчеләргә, шул исәптән яңа сату базарларын эзләүдә, консультацияләр бирүдә һәм норматив-хокукый базаны камилләштерүдә мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтәчәген ассызыклады.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы