18 Марта 2020

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән тәэмин ителеш турында мәгълүмат бирде, эчке базар тотрыклы, кискен бәяләр күтәрелеше күзәтелми, шул исәптән көндәлек товарларга да, диде ул. Дмитрий Патрушев, гомумән алганда, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек запасы җитәрлек һәм Россия Федерациясендә кытлык була алмый, шул исәптән ашлык буенча да, дип ассызыклады, моңа язгы кыр эшләрен сыйфатлы уздыру да залог булырга тиеш, диде ул.

Министр сүзләренә караганда, чәчү эшләре актив фазага күчкән – 17 төбәктә кырларга техника чыккан инде. Оператив мәгълүмат буенча, эш план буенча бара, төп ресурслар буенча проблемалар юк. Аерым алганда, орлыклар буенча ихтыяҗ тулысынча тәэмин ителгән. Минераль ашламалар ел башыннан 1,4 млн тонналап алынган – бу узган елның шушы датасына 366 мең тоннага күбрәк. Техника 88%ка әзер, билгеләнгән срокка йөз процент әзер булачак. Ягулык запасы узган елдагыдан күбрәк, ә аңа бәяләр тотрыклы.

Бу вакытка язгы  культуралар 700 мең гектардан артык чәчелгән. 2020 елда тулаем чәчүлек мәйданы 790 мең гектарга кадәр артты, 80,3 млн га өстәлде, шуның 52 млн гектары язгы чәчүлк. Көзге чәчүлекләрнең 94,5%ы яхшы кышлаган һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Уртача алдагы ел күрсәткечләреннән югарырак.

Узган елның декабрь уртасында төбәкләргә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 елга планлаштырылган бюджет ассигнованияләре күләме җибәрелгән иде, бу – 103,9 млрд сум. Хзерге вакытта аны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җиткерү узган елдагыдан бер ярым мәртәбә артыграк, ул, субъектларның язгы кыр эшләренә керешүеннән чыгып, арта барачак. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт ярдәме чаралары ысулларын даими рәвештә камилләштереп тора, бу чәчүне сыйфатлы башкаруда мөһим шартларның берсе булып тора. Шуңа күрә механизмнарны оптимизацияләүне һәм акчаларны урыннарга җиткерүне без даимин контрольдә тотабыз», – диде Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Тармакны техник модернизацияләү дәвам итә. 2020 елда аграрчылар 56 мең бер. авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмасы сатып алуны планлаштыра, бу 2019 елдагыдан 14%ка күбрәк.

Төп финанслау инструменты буларак, Дмитрий Патрушев ташламалы кредитлауны атады. Кредит ресурсларыннан файдалану аркасында аграрчылар кирәкле барлык матди-техник ресурсларны алдан сатып ала алдылар. 2020 елда бу юнәлешкә ярдәм итү өчен 90,9 млрд сум субсидия каралган, бу узган елга караганда 24,73 млрд сумга күбрәк. шул ук вакытта ташламалы кредитлау механизмы да дәвам итә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үтенече буенча 2020 елда бер заемщикка кыска сроклы кредитның максималь күләме үзгәртелде, хәзер ул 600 млн сумга кадәр.

Ведомство эшендәге өстенлекләр арасында Дмитрий Патрушев агроиминләштерүне атады. Узган ел йомгаклары буенча иминләштерелгән мәйданнарның күләме 4,3 млн га иде – бу алдагы елдагыдан өч мәртәбә күбрәк.

Чыгышының азагында Дмитрий Патрушев, чәчүне уңышлы уздыру барлык дәрәҗәләрдә оешкан төстә эшләүгә һәм һава шартларына бәйле, диде. Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы барлык кирәкле мәсьәләләрне төбәкләр белән бергәләп оператив хәл итә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы