2 Июля 2019

Бүген  Лаеш  муниципаль районында  Идел  буеның иң  зур  агротехник  күргәзмәсе - «Татарстанда  кыр  көне - 2019» ачылды. Аны  ачу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Иван Лебедев  һәм   Татарстан  Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  катнашты.

 «Татарстанда  кыр көне» күргәзмәсе  - АПК продукциясен,  товарларын  һәм  хезмәт күрсәтүләрен  кыр  шартларында ачык   презентацияләү ул.    Күргәзмә  кысаларында   авыл  хуҗалыгында  кулланылучы  барлык   категория  чаралар  күрсәтелде:      агрокультураларның  югары  уңыш  бирә  торган  сортларыннан  һәм  нәтиҗәле  ашламалардан,  үсемлекләрне  яклау  чараларыннан  башлап  туфрак  эшкәртү  һәм  азык  әзерләү  техникасына  кадәр.    Быел  күргәзмә  эшендә  Россиянең  24 төбәгеннән  һәм Белоруссиядән     167 компания  катнаша. 

Тантананы  ачып,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  агротехник  күргәзмәне  югары  дәрәҗәдә  оештырганнары  өчен  рәхмәт  белдерде.   «Бу мәйданчыкта безнең  күп  партнерлар  үз  продукциясен  һәм  технологиясен  күрсәтәләр.   Эңшлекле   программада   мастер-класслар,  түгәрәк  өстәлләр,   конференцияләр уздыру  күздә  тотыла. Күргәзмә  эшендә     3,5 мең  АПК белгече  катнашыр  дип  көтелә», - дип ассызыклады  Татарстан  Республикасы  Президенты.

Ул чыгарылган  кайбер проектларның  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәме белән   эшләнгәнен  билгеләп  үтте.   «Бүген   федераль дәрәҗәдә  эре  агрохолдингларга да,  шулай  ук  АПКның  кече  һәм   предприятиеләренә  дә  зур  ярдәм  күрсәтелә.    Бу бик  җитди  булышу». 

Татарстан  Республикасы  Президенты  заманча  технологияләрдән  башка  конкуренциягә  сәләтле   булалмауны  билгеләп  үтте.   «Бүген  безгә  автопилот  системасы  белән    трактор,  терлекчелектә  иң  заманча  технологияләр, корыга  чыдам  авыл  хуҗалыгы  культуралаы  үрнәкләрен күрсәттеләр.  Бу  бик  зур  тәҗрибә. Безнең  күп     поставщиклар  үз  элемтәләрен  артыра алырлар дип  ышанам», - дип  ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Статс-секретарь – Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев агросәнәгать комплексының бүген  зур  уңышлар  күрсәтхен  билгеләп  үтте.  «Аерым тармак  юнәлешләре  буенча   без 40 еллап  ирешмәгән   рекорд  күрсәткечләргә  ирештек. Без технологик  яктан  алга  киттек,  бик  сыйфатлы  финанс  ярдәме булдыра  аодык, АПКны   сформировали очень качественную палитру финансовой поддержки, сделали   инвестицияләр  өчен  кызыктыра  торган  иттек», - диде  ул. 

 Иван Лебедев сүзләренә  караганда,  бүген  Россиянең  авыл  хуҗалыгы  тармагы  алдында  үзебезнең  орлыкларны, селекцияне һәм  терлекләр  генетикасын, АПКны  цифрлаштыруга  бәйле  бурычлар тора.    «Бу зур  күргәзмәдә  булуыма мин  шатмын.  Республика җитәкчелеге  ярдәмендә  һәм  команданың  оешкан  рәвештә  эшләве  аркасында  без  биредә  иң  күркәм  нәтиҗәләр күрәбез. Татарстанда     авыл  хуҗалыгына,  шул  исәптән  машина  төзелешенә,  сөт  юнәлешенә,  үсемлекчелеккә   ярдәм  итүнең үз чаралары  булдырылды. Мондый  мисаллар  күбрәк  булган  саен  без  авыл  хуҗалыгы  тармагын  тагын  да  активрак  үстерә  алабыз», - диде статс-секретарь – Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары.

Мәртәбәле  кунаклар күргәмә    экспозициясен  карадылар, авыл  хуҗалыгы  техникасының  төрле  төрләре  белән, агрокультураларның яңа  сортлары  белән,  үсемлекләрне  яклау  чаралары,  АПКга  кертелә  торган  яңа  мәгълүмат системалары белән  таныштылар,  шулай  ук     экспонент-компанияләрнең   стендларын  карадылар.  Тәҗрибә  участокларын  караганда  Рөстәм Миңнеханов Госсорткомиссиянең  Татарстан  Республикасы буенча  сорт  участокларына  хезмәт  күрсәтү  өчен  5  комбайнга   сертификат тапшырды.   Кунаклар шулай  ук  раритет  тракторлар күргәзмәсен һәм  машина  белән  сыер  саву  операторларының  конкурсын  карадылар.  

 «Татарстанда  кыр  көне  - 2019»   2 июльдән  4 июльгә кадәр  эшли.  Чара  кысаларында  эшлекле  программада  түгәрәк  өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар  уздыру һәм  компанияләрнең    презентацияләре  каралган.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы