7 Марта 2020

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк сәяси Советы Президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте. Ул видеоконференция режимында узды һәм милли проектлар турында мәгълүмат бирү һәм аларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум тотылачак. Республика 11 илкүләм проектта катнаша, алар кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итүенчә, узган ел Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырылган, аларга 27,4 миллиард сум акча тотылган. Республикада хәзер илкүләм проектлар 25 балалар бакчасы һәм 9 мәктәп, ФАПлар, Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге, боз сарайлары, спортзаллар, бассейннар төзелә. Шулай ук 42 мәктәп яңартыла, 3 модель китапханә, 5 авыл клубы төзекләндерелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече болай дип билгеләп үтте: «Россия авылы» проекты берничә ел инде федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла һәм авыл территорияләрендәге хәлләрне үзгәртүдә нәтиҗәле инструмент булып санала. Проектның максаты – авыл территорияләрен авыл тормышын үзенә җәлеп итәрлек итеп, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыруга ярдәм итәрлек итеп тотрыклы үстерү. Шуңа ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела: юллар төзү, торак пунктларны газлаштыру, сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, мәгариф, медицина һәм социаль-мәдәни хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге һәм авыл халкын борчый торган башка бик күп проблемалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын шуны да искәртә, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итү, авылда халыкны эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы