8 Сентября 2021
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның барлык районнарында 11 сентябрьдән башлана
11-нче сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә һәр районда шимбә көннәрендә 15 мәйданчыкта оештырылачак.
Фермерлар шәһәр халкына социаль яраклаштырылган бәяләрдән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәкләр. Аерым алганда, ярминкәләрдә ит, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция – печән, салам, утын сатып алырга мөмкин булачак.

"ТАТАГРОЛИЗИНГ" АҖ түбәндәге сәүдә мәйданчыкларында катнашачак:
  • "Казан "Агросәнәгать паркы" АҖ - Казан шәһәре, Аграр ур., 2
  • "Дәрвиш" базары территориясендә - Казан шәһәре, Липатов ур., 7
  • "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы мәйдан-Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев ур., 71а
  • "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы мәйдан-Казан шәһәре, Ленинград ур., 27
  • "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы мәйдан-Казан шәһәре, Краснококшайский ур., 150/2
  • Кәрим Тинчурин паркы каршындагы мәйдан-Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин, Татарстан ур.