15 Июня 2019

Шимбә  көнне  Олы  Подберезье авылында  шул авыл  кешеләре, аларның   якташлары, илебезнең  төрле  почмакларыннан  - Ульяннан, Чувашиядән, Псков  өлкәсеннән,  Туладан,  Рязаньнан, Костромадан, Татарстаннан һәм башка  төбәкләрдән   күпсанлы  кунаклар    матур  гадәткә  кергән  бәйрәмгә - Авыл  көненә җыелдылар. 

Быел  чара  яңа  урында  - икмәк  игүгә   һәм  көндәлек авыл  тормышына  багышланган   музей  комплексы  ачылган    территориядә  узды.     Биредә  эш  әле  тәмамланмаган,  әмма  ул  бәйрәмгә  килүчеләрнең  барысын  да- олысын,  кечесен  гаҗәпкә  калдырды.   

Бу  музей    комплексын  төзү  идеясен Олы Подберезье  авылында  туган,  академик, хәзерге  вакытта  Чувашиянең Россия  Президенты  каршындагы  вәкаләтле  вәкиле Петр Чекмарев уйлап  таба.  Шул  уйны  тормышка  ашырган  һәм  музейны күпсанлы    уникаль   экспонатлар  белән  тулыландырыган  атаклы  якташларына  күп рәхмәт  җиткерделәр,  экспонатларны  илебезнең  төрле  төбәкләреннән  аның дуслары һәм  авыл  халкы  бергәләп  җыйганнар.    

Кунаклар  арасында  Кайбыч  муниципаль районы  башлыгы   Альберт Рәхмәтуллин һәм аның  урынбасары  Рәмис Хәялиев, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Үсемлекчелек,  механикалаштыру,  химияләштерү һәм  үсемлекләрне  яклау    департаменты  директоры  урынбасары     Артем Коровин, Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары     Николай Титов һәм башка  рәсми  затлар  бар  иде. 

«Минем туган  җиремнән  дә  әйбәтрәк  урын  табып  булмады.  Олы  Подберезье – чиста  урыс  авылы,  аның  төзелгәненә   469 ел. Безнең  бабайларыбыз  гасырлар   буе  игенчелек  белән  шөгыльләнгәннәр,  атаклы Кайбыч имәнлекләре дә шуннан  калган, - дип  үз  фикерләре  белән  бүлеште    Петр Чекмарев. - Музей комплексы алга  таба  төзеләчәк әле,  камилләштереләчәк  һәм    экспонатлар белән  тулыландырылачак.  Аны  оештыруда  миңа  минем  хезмәттәшләрем,   дусларым,  шул  исәптән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов, аның  беренче  урынбасары   Николай Титов,    Кайбыч  районы  башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин булыштылар».

Бәйрәмдә  матур  теләкләр  һәм  котлаулар  яңгырады,  җыр-биюләр  булды,  сәүдә  рәтләре  дә  эшләде.     Авылның  өлкән  буыны,   юбилярлар,  хезмәт  күрсәтү  өлкәсенең  иң  яхшы  хезмәткәрләре, хәтта  авылдагы  яшь ата-аналар  да  район  хакимияте  бүләкләренә  ия  булдылар. Ә авыл  хуҗалыгы предприятиеләре  - "Подберезье" һәм "Родина" агрофирмалары  үзләренең  иң яхшы  эшләүче  авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.  

«Бүген  безнең   республикада  ике  төп  бәйрәм  бар: "Изге  Болгар  жыены"  - Болгарда һәм  Авыл  көне  -  Подберезьеда, - дип шаярдылар  чарада  катнашучылар.  Ә ник  шулай  булмаска! Олы  Подберезьедагы  кебек, нәкъ  менә  шундый  игелекле, күркәм  очрашуда  кешеләр  бер-берсенә  сәламәтлек теләделәр,   гармун  моңы  агылды һәм  икмәк  игүчеләр  хезмәте  макталды. Димәк,  авыл  яши.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы