13 Февраля 2019

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  бүген  «Казан  Экспо» күргәзмә  үзәге территориясендә  ачылган   агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате  күргәзмәсендә   булды. Күргәзмә      25 мең  кв. метр мәйданны били,     анда  Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан  һәм  предприятиесеннән  вәкилләр  катнаша.    

«Без авыл  хуҗалыгы  техникасы тәкъдим итәбез, болар:  сабаннар,  чәчкечләр,   тирәнтен  җир  сөрү  өчен  дизель  җайланмалры,  ашлык  җыю һәм азык  җыю    комбайннары, “Беларус МТЗ” тракторыю. Без  үзебез  рәсми дилерлар.    Шулай  ук  терлекчелек  һәм игенчелек, яшелчәчелек   белән  шөгыльләнә торган  үзебезнең  тугыз  агрофирма продукциясен тәкъдим  итәбез», – дип  сөйләде     «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  «Татагролизинг» АҖ генераль  директрының  инженер-техник  тәэмин итү  буенча  урынбасары    Роберт Миндубаев.

Аның  сүзләренә караганда, аның  компаниясе тәкъдим  итә  торган  техника    сыйфатф  һәм бәясе  ягыннан  отышлы булуы  белән аерыла.  Мәс,   «Беларус МТЗ 1221.2»  тракторының  бәясе    2,4 млн сум  тора, ашлык  җыю комбайны  – 6,5 млн сум. Техника   лизингка бирелә. Бу  республика АПКсының  импортны  алыштыру курсы  шартларында  мөһим юнәлеш  булып  тора.  

  «Экосфера» компаниясенең  башкарма директоры  Эдуард Антонов сөйләвенчә,   компания 12  ел  инде  машина  төзелеше  белән  шөгыльләнә.   Башта  ул  коммуналь техника – чүплек  ташу  техникасын  җитештерә.    Дүрт ел  элек  компания  белгечләре  су  сиптерү  машиналары  ясый  башлый һәм, үзләре дә көтмәстән, авыл  хуҗалыгы өлкәсе  белән мавыгып  китәләр.  

«Без  математик  модель төзедек – бу  Россия  территориясендә  күп түгел.   Казан  инженерлары  -  безнең  исәпләүчеләр, материаллар  каршылыгы  да  безнеке.    Аналог өчен   француз һәм  испан  машиналары  алынды.   Иң яхшыларын  җыйдык,  сертификацияләүне уздырдык, Россия  Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  хуплавын  алдык һәм хәзер  Россия  җитештерүчесе  буларак эшлибез», – дип  хәбәр  итте  ул.

Россия  су  сиптерү  машиналарының  сиптерү  тигезлеге    98% тәшкил  итә.  моңа  кадәр булган  1968 елгы  шундый машиналарның  сиптерү  тигезлеге    53%  булган. Бүгенге  машина  күпкә  сыйфатлырак һәм  чит  илнекенә  караганда 25–30%ка  арзанрак.    Машинаның  озынлыгы   60 метрдан  500 метрга  кадәр, бәясе  1,2 млн сумнан  5,2 млн сумга  кадәр.  Бүгенге  көндә  субсидияләү   турында  сүз алып  барыла, бу  аның  бәясен  тагын   25%ка төшерергә  ярдәм  итәчәк. 

  «Агромастер»  ҖК (ПК) ҖЧҖ күргәзмәдә  чәчүлек  комплексларын, бункерга  яңа  вариатор  җайланма һәм  урта  тизлектәге  чәчү алды   культиваторын  тәкъдим  итә.  Авыл  хуҗалыгы  техникасы  җитештерү  буенча   компания Россия  фирмалары  арасында  беренче  унлыкка керә.  Ул  270 исемдә   техника чыгара. 

«Бөтен Россия  буйлап –  Калининградтан  алып   Сахалинга кадәр, шулай  ук  Казахстанда, Монголиядә һәм Армениядә  эшлибез. Чәчүлек   машиналарының  уникальлеге  шунда, аларга  бер    механизатор хезмәт күрсәтә. Биредә  берничә  чәчүче  таләп  ителми.  Гадәттә  чәчкечкә дүрт-биш  кеше   хезмәт күрсәтә. Шулай  итеп, җитештерүчәнлек    7-8 мәртәбә арта.   Мондый  машинаның  бәясе    700 мең  сумнан  5 млн сумга  кадәр», – дип  хәбәр итте  «Агромастер» ҖК (ПК) ҖЧҖенең башкарма  директоры  Фәрхад Шәмсиев.

  «Казан Экспо»ның  беренче  күргәзмә   павильонында  авыл  хуҗалыгы техникасы күрсәтелә, икенчесендә – авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  продукциясе:  сөт һәм сөт  продуктлары, ит һәм балык, казылыклар, икмәк  продукциясе, милли камыр  ризыклары һәм кондитер әйберләре.     «Татпотребсоюз» рәисенең  беренче  урынбасары   Рашат Шәймәрданов,    компания үз продукциясе 300 кв. метр мәйданны  били,  дип  билгеләп  үтте.   Биредә  барлык  төп тармаклар  күрсәтелә:  сәүдә, эшләнмәләр,  җитештерү  һәм иҗтимагый  туклану.

«Безнең  кооператив институты  студентлары  осетин  пирогы  пешерү  һәм икмәк  әйберләре  пешерү  буенча  WorldSkills  тармак    чемпионатында  җиңүчеләр булдылар.  Аларның  пироглары  һәм  үлән чәйләре  белән  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов ны  да  сыйларга  уйлыйбыз», – диде   Шәймәрданов.

Лаеш  балык  заводы  генераль директоры   Петр Кузнецов Куйбышев  сусаклагычында     тоткан һәм эшкәртелгән  балык  алып килүләре  турында  сөйләде. Болар - судак, кәрәкә (карась), корбан балыгы (лещ), җәен (сом), сазан, карп, чуртан (щука), чехонь балыклары. Лаеш  балык  заводы   1930 елда  ук  төзелгән була.

«Без елга    500 - 600 тонна  балык  тотабыз,  яртысы  аның  эшкәртүгә җибәрелә.     Продукция  Татарстан  һәм  Россия  буйлап  таратыла.  Быел  җитештерүне    модернизацияләүне планлаштырабыз.  Ысланган   корбан балыгы -  безнең бренд.  Бу  балык  Лаеш районы  гербында  да  сурәтләнгән», – дип  сөйләде  Кузнецов.

Ике зур  күргәзмә    павильонында  АПКның  3 меңнән артык  вәкиле  үз продукциясен тәкъдим  итә.  Күргәзмә  барлык  тармакларны  үз эченә ала:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар, заапс частьләр,  үсемлекләшрне яклау  чаралары һәм ашламалар, орлыклар, продукцияне   эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  җайланмалары һәм башкалар  бар  биредә.    Экспозиция  15 февральГә кадәр эшли.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы