14 Сентября 2018

2018 елның 15 сентябрендә  “Казан”  агросәнәгать  паркы  территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының   «Бакча» бәйрәме узачак.

Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне  популярлаштыру, бакчачының актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен  алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү  өчен уздырыла.

Фестиваль программасында: Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган әйдәүче бакчачылык  ширкәтләре  (СНТ) продукциясе күргәзмәсе;  бакчачылык  клубларыннан лекторияләр һәм  мастер-класслар; бакча  кирәк-яраклары, техникасы  һәм  үсентеләр ярминкәсе;  күңел  ачу   программасы һ.б.лар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы