25 Марта 2019

24 мартта, “Казан  дәүләт аграр  университеты” югары  белем  бирү  ФДБМУсе  Механизация   һәм  техник   сервис институтының  укыту-демонстрация  үзәге  базасында   виноград  һәм  башка бакча-яшелчәчелек  культуралары   эшләнмәләреннән конкурс-күргәзмә  узды.   Чараны      «Казанская лоза»  һәм  Казан  дәүләт  аграр университеты  оештырдылар. 

Күргәзмәдә 30дан  артык  һәвәскәр  катнашучы  булды. Алар  үзләре  җитештергән  35 төрдән артык  продукция алып килгәннәр иде,  болар:   шәраблар, соклар, компотлар, киптерелгән җимешләр,  кайнатмалар, төрле  җиләк-җимештән каклар,  пешкән әйберләр һәм башкалар.    Күргәзмәдә  шулай  ук  виноградның  төрле  сорт үсентеләре, ябу-каплау материаллары, авыл  хуҗалыгы   техникасы һәм спиртлы  продукция  җитештерү  өчен  җайланмалар  бар  иде.     

Кергәндә  һәр катнашучыга  талон  бирелде, алар,  тәкъдим  ителгән  продукцияне татып  карап,  үзләренә аеруча  ошаган  продукт  өчен  үз тавышларын  бирә алдылар.    Шуны  әйтергә  кирәк,  аларның  иң яхшысын  аерып  әйтү  җиңел  булмады,  чөнки  барлык  продуктлар  югары  сыйфатлы  һәм  алар  бик  күп  иде.   Шәраблар  гына да  80 төрдән  артык булды, тагын  җиләк-җимеш эшләнмәләре,  татлыдан-татлы  җимешләр һәм  пешкән ризык.  

«Без мондый  күргәзмәләрне  даими  рәвештә үткәреп  торабыз,  бу  тәҗрибә алмашу  һәм виноград үстерүгә һәм аны  эшкәртүгә  бәйле  мәсьәләләр  буенча  фикер алышу  өчен  менә  дигән  мөмкинлек, – дип  сөйләде    “Казанская лоза” клубы  вәкиле  Александр Зверев. – Әлбәттә, без  кыш көне  виноградчылар  өчен    лекцияләр  дә  укыйбыз,  әмма  биредә  барысын  да  практикада үз күзләрең  белән  күрергә,  аларны  тотып,  татып  карарга  мөмкин».

Александр Зверев үзенең  25 сотый  кишәрлегендә 100 сорттан  артык    виноград үстерә һәм ул  теләсә  кем белән  үз тәҗрибәсен уртаклашырга  әзер.    Кемнәрдер  аңа  кунакка киңәш сорап килә,  кайберәүләр көз көне    виноградны татып  карау өчен килә,  ә  язын үзләренә   ошаган  сортның  үсентесен алырга  киләләр.    Александр Зверев барысына  да  шат.  Моннан  тыш,    «Казанская лоза» клубы  рәисе  буларак,  Казан дәүләт аграр  университеты  белән берлектә,  ул   Яшь виноградчы  мәктәбен  алып бара. Аңа теләсә  кем языла  ала.    Дәресләр, бакчачыларны  үз мәшәкатьләреннән  аермас өчен,   күбрәк  кыш  көне  уза. Шулай  итеп,  республика  кешеләре,    кышкы  чорда  ныклы  белем  алып,  язын  аны  үз тәҗрибәләрендә  куллана  һәм   виноградтан  үз уңышларын  җыеп сөенә  алалар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы