22 Сентября 2018
Бүген Казан шәһәренең ун мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Республиканың кайбер муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килделәр. Шәһәр мәйданына барлыгы 42,6 млн. сумлык продукция китерелде, 529 машина җәлеп ителде.

Көннең беренче яртысында ярминкәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм министр урынбасарлары Олег Земсков, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов тикшерде.

Казанның Вахитов районында Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршында Теләче муниципаль районы аграрийлары продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Теләче районының Күкчә авылыннан Нияз Сабирҗанов гаилә умартасыннан балның төрле сортларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә алып кайтты. Шәһәр халкына ул юкә һәм чәчәк балы, кәрәзле бал, прополис тәкъдим итте.

"Теләче районы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 47 тонна ашлык (бодай, арыш, арпа, борчак), 18 тонна бәрәңге, 1,6 тонна сыер ите, 200 кг дуңгыз ите һәм кош ите, сөт, сөт продуктлары, яшелчәләр, консервланган продукция алып килгәннәр. Продукция китерүдә 42 машина җәлеп ителгән», - дип хәбәр итте Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов.

Киров районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча өч мәйданчык оештырылган иде. Краснококшайский ур., 152/2 адресы буенча «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында Тәтеш муниципаль районы аграрийлары продукциясе тәкъдим ителде.

Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен Батыршин урамындагы 20 нче чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта сатып алырга мөмкин иде.  Казан халкына продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде. Моннан тыш, килүчеләр җирле үзешчән артистлар катнашында концерт карый алдылар.

Авиатөзелеш районында Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта халыкка үз продукциясен Питрәч муниципаль районы фермерлары тәкъдим итте.

Питрәч районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров хәбәр иткәнчә, Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә район аграрийлары 40 тоннага якын ашлык, 70 тонна бәрәңге, 3,5 тонна сөт, район сөт комбинаты пакетланган сөт алып кайткан. Район фермерлары 1,5 тонна сыер ите, тоннага якын дуңгыз ите, 3,5 тонна кош ите кайтардылар. Продукцияне кайтаруга 24 машина җәлеп ителгән.

"Бүген халыкта бәрәңге, ашлык һәм сөт сорау зур булды, - дип билгеләп үтте Ирек Сабиров. Ул шулай ук быел Питрәч районы кулланучылар җәмгыяте төзелүен хәбәр итте. Күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты карары белән район кулланучылар җәмгыятенең авыл хуҗалыгы продукциясен сату максатыннан 2 автолавка бүлеп бирелгән. «Без аларны районда гына түгел, Казанда ял көне ярминкәләре вакытында да файдаланырга булдык", - дип билгеләп үтте ул.

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында, республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә узды.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы