22 Октября 2019

Эше белән матур кеше...

 Үз өеннән колхоз фермасындагы терлекләргә азык ташыган кешене күргәнегез бар идеме? Гадәттә киресенчә бит... Булмаса, рәхим итеп таныш булыгыз. Менә ул андый кеше – Мәҗит Вәлиев, “Татагролизинг” җәмгыятенең Кама Тамагы районындагы “Бортас” агрофирмасы терлекчесе.Ул агрофирманың “Келәнче” бүлеге фермасында бозаулар тәрбияли. Армиядән кайткач та, алдан 8 ел тракторда эшләгән ул. Соңрак осеминаторлык һөнәрен үзләштереп, хезмәткә фермага күчкән. Һәм менә бозаулар караучы булып эшли башлавына да Мәҗит Вәлиевның ике дистә ел вакыт узып киткән инде. “Күңелгә хуш килгән, иң яраткан эшем булды бу”, -ди терлекче.

“Эшен яратып, төгәл башкара. Кирәк булса, бозаулары янында төн куна торган кеше ул”, - дип шәрехләде аның турында “Бортас” агрофирмасының “Келәнче” бүлеге җитәкчесеРинат Ишмиев. Алай кунып ук калмыйм инде, ди терлекче үзе, тыйнаклык күрсәтеп. Әмма иртә таңнан караңгыга чаклы һәр көне шушы бозаулар янында узганы бәхәссез. Хезмәтенең нәтиҗәсе дә сокланырлык. Хәзер Мәҗит Вәлиев 6 айга чаклы булган 108 баш бозау карый. Тәүлеклек артымнары 750шәр граммны тәшкил итә, сакланышлары 100 процент!        

         Сүз башында әйткәнебезчә, элегрәк елларда Мәҗит Вәлиев дөрестән дә хуҗалык бозауларына өеннән азык ташып ашаткан вакытлар булган. “Гадәттә, киресенчә, колхоз фермасыннан өйгә ташырга омтылалар”, - ди “Келәнче” бүлеге җитәкчесе терлекченең үз хезмәтенә җаваплы карашына гаҗәпләнеп. Ә Мәҗит Вәлиев фермада фураж беткәч, өйдән алып килгәләгән.

Бу гамәлен терлекче ике сәбәп белән аңлатты. Беренчесе гуманлылык, бозауларның ачлыктан тилмерүләрен кичерә алмый ул. Икенче сәбәбе – үзе өчен файда турында кайгырту икән. Ничекме? Аңлатмасы гади аның. Фураж булмаса, терлекнең артымы кими. Ә хезмәт хакы күләме турыдан-туры артымга бәйле бит. Терлекнең артымы бер тукталса, аны тиз генә яңадан күтәреп булмый. Шуңа элек фураж беткән вакытларда, өйдән ташыган да.

         Хәзер инвестор булып “Татагролизинг” җәмгыяте килгәч, хуҗалыкта азык проблемалары бетте, ди терлекче. Өйдән ташымыйча да терлекләрне яхшы симертергә бөтен мөмкинлекләр бар. Димәк, хезмәт хаклары да начар булмас, дип фаразлый ул хәзерге шартлардан канәгать булуын белдереп. Хәзер ай саен 28 мең сум тирәсе хезмәт хакы алып бара икән. Хезмәт шартлары булганда, уңган терлекче сынатмый, үзеннән торганын җиренә җиткереп башкара. Быел Мәҗит Вәлиев Кама Тамагы районының иң яхшы терлек симертүчесе дигән мактаулы исемгә дә лаек булган.

         Агач - җимеше белән, кеше – эше белән матур!- диләр. Әлеге сүзләр героебыз, тырыш терлекче Мәҗит Вәлиевка тулысынча тәңгәл килә.