10 Сентября 2018
Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткән ял көннәрендә Кукмара муниципаль районында узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе район халкын елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Чөнки биредә арзанрак бәяләрдән экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителгән иде. Һәр сатып алучы ярминкәдә сатып алучы кесәсеннән дә, күңеленә дә хуш килгән тауарны таба алды. Ит, бәрәңге, суган, балга аерым сорау бирелде. Район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән программа да бәйрәмгә ямь өстәде.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы