Кыр көне - 2018 кысаларында Бөтенроссия аграрийлар конференциясе узды
7 Июля 2018

6 июльдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы министры     Дмитрий Патрушев   «Урып-җыюның  барышы һәм үсемлекчелек  тармагын  үстерү стратегиясе турында» Бөтенроссия конференциясен үткәрде. Чарада  күтәрелгән төп темалар  буларак урып-җыю кампаниясенең  барышына, созонлы  эшләр  уздыру  чорында  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең   техника белән тәэмин ителешенә һәм тармакны  фәнни тәэмин итүгә  кебек  мәсьәләләр  каралды.

Дмитрий Патрушев  быел авыл хуҗалыгы   культураларының  уңышына һава шартларының  тискәре  йогынты  ясавы  турында  әйтеп узды.  Корылык аркасында  Көньяк  һәм Төньяк-Кавказ  федераль округларында  игенчеләре  урып-җыю кампаниясенә  башка еллардагыга караганда  иртәрәк  чыкканнар, уңыш  та  бу  төбәкләрдә узган  елга  караганда  гектардан   6 центнерга кимрәк. 

«Әлеге  шартларда  безнең бурыч   – урып-җыю  эшләрен  бик  кыска срокларда  һәм югалтуларсыз  тәмамлау. Бу  бездән зур оешканлык тәлап итә. Узган ел сезонлы  эшләрне уздыруда  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә  ярдәм  итү  өчен  төбәкләргә    федераль бюджеттан   90,2 млрд сум акча җибәрелде, шулардан    50,8 млрд сумы алучыларга  килеп җитте», -  дип билгеләп үтте  Министр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  башлыгы  шулай  ук  бу  елның  язында  ягулык-майлау  материалларына бәяләр арту  аркасында  барлыкка  килгән өстәмә чыгымнарны кайтаруга бәйле  мәсьәләне хәл итү турында  да  сөйләде. 

«22 июньдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев белән  селектор киңәшмәсендә   дизель ягулыгына  һәм  бензинга  бәяләр үсүгә бәйле югалтуларны    компенсацияләү турында  карар кабул ителде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   Резерв  фондыннан бу  максатлар  өчен    5 млрд сум акча бүлеп бирелде», -  диде Дмитрий Патрушев.

Моннан тыш, Министр төбәкләргә   авыл хуҗалыгы  техникасы паркларына игътибар бирергә кушты.  Бу   максатлар өчен быел  10 млрд сум дәүләт ярдәме каралган.

Конференция  барышында нотыклар белән  шулай  ук   РФ  Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Үсемлекчелек,   химияләштерү һәм   үсемлекләрне  яклау   департаменты  директоры   Петр Чекмарев, «Донской аграр фәнни үзәге” ФДБФҮ  директоры  Андрей Алабушев, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  Авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм машина-юл төзелеше   департаменты  Евгений Корчевой чыгышлар ясадылар.

Чарага йомгак  ясап,  Дмитрий Патрушев Россия АПКсының  нәтиҗәлелеген, продукция җитештерүчәнлеген һәм конкуренциягә сәләтен системалы  арттырырга  кирәклегенә басым ясап әйтте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы