22 Апреля 2019

Авыл  хуҗалыгы эшләренең  барышы  турында  оператив  мәгълүмат  буенча,  22  апрельгә  1091,8  мең гектар мәйданда  (2018 елда  - 12 мең га)  эшләр башкарылган,  шуннан  көзге  культуралар  тырмаланган  җирләр  – 115,6 мең га,  2018 елда  - 0,1 мең га), күпьеллык   үләннәр – 258,9 мең га (2018 елда  - 10,8 мең га), туңга  сөрелгән  һәм пар  җирләре  – 717,3 мең га (2018 елда  - 1,1 мең га).

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  дым каплатуны  бу  атнада  төгәлләргә  тәкъдим   итә.   Тырмалауны  беренчеләрдән  булып   Тукай  һәм  Ютазы  районнары  төгәлләде.  Актаныш, Алексеевск, Баулы, Зәй, Тәтеш районнары  күпьеллык   үләннәрне тырмалауны  төгәлләделәр,    Аксубай, Әлки, Лениногорск һәм  Нурлат  районнары  да  туры  финишка чыктылар. 

Көзге культураларны  һәм күпьеллык   үләннәрне тукландыру  2018 елга  караганда  алдарак  бар,    573 мең га (2018 елда  - 159 мең га) эшләр  башкарылган  инде, шуннан   353 мең га (2018 елда  - 101,6 мең га) -  көзге  культуралар һәм   220,7 мең га (2018 елда  - 57,5 мең га) – күпьеллык   үләннәр. Язгы  тукландыруны    Ютазы  районында  тулысынча  төгәлләделәре. Әлки, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм  Ютазы   районнары көзге культураларны  тукландыруны  төгәлләделәр,  ә Актаныш, Алексеевск,  Баулы, Нурлат  районнары   – күпьеллык   үләннәрне.

Язгы  чәчү   70,2 мең га  мәйданда  башкарылган, шуннан бөртекле  культуралар  – 56,6 мең га, шикәр  чөгендере  – 3 мең га, рапс – 0,7 мең га; калган  өлешене  башка  культуралар  алып тора.     Татарстанда  язгы  чәчүгә    25 район  чыкты.  Барысы   1742 мең га мәйданда  чәчү  планлаштырыла. 

Көзге  культураларның  һәләк  булуы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.    Куөндезге  югары  температура  аркасында  үсемлекләрнең   вегетация  чоры  тизләште  һәм яшел  масса    интенсив  үсеш  алды.  Әмма төнге  салкыннар  һәм  туфрактагы  кырау  аларга  тискәре  йогынды  ясады.  

«Бу атнада республиканың  барлык  районнарында   Министрлык  тарафыннан көзге  культуралар  чәчүлекләрен  тикшерү  планлаштырыла.      Экспертлар вәзгыятьне  өйрәнәләр.   Мониторинг йомгаклары  буенча  ГХ (ЧС) кертү-кертмәү  турында  карар  кабул  ителәчәк», - диде  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   22  апрельдә  узган  оператив  киңәшмәдә. 

Белешмә  өчен:

 Яз көне туфракны  тырмалау     дым каплату  өчен  башкарыла.   Шул  ук  вакытта  сөрүлек  җире  дә  тигезләндерелә, туфракның  өске  катламы  бик  вак итеп йомшартыла, нәтиҗәдә, аннан су  азрак парга  әйләнә. Болай  иткәндә тыгызланган  өске  катлам бозыла, суга  бай  аскы  катлам  белән  өске  катлам  арасында   капиллярлар  барлыкка килә.   Туфракның  йомшарган  өске  катламы  яхшырак  җылына һәм җилләнә,  анда        микробиологик  процесслар  активрак  барлыкка килә, туклыклы  матдәләр  тизрәк  туплана. Тырмалау  сыйфаты  аны  уздыру  вакытына нык бәйле.        Бу  эшне  соңлап  башкару  дымны  күп югалтуга, туфракның  өске  катламын катыруга һәм чәчүлекләр өслегенең  тигезлеген  бозуга  китерә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы