18 Мая 2020

Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнү алдында. Барлык чәчү мәйданының (1,8 млн. га) 1637,3 мең гектары, ягъни фараздан 92%ы чәчелде. 

Шуннан сабан культуралары һәм бөртеклелеәр: - 1008,5 мең га.

сабан бодае - 379,6 мең га

орлык кукурузы - 42,2 мең га

бәрәңге - 1,6 мең га

рапс - 96,8 мең га

шикәр чөгендере - 49,1 мең га

көнбагыш - 113,2 мең га

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча чәчү Сарман, Мамадыш, Нурлат, Тәтеш, Зәй һәм Әтнә районнарында төгәлләнгән.

Чәчүне төгәлләү алдында: Лениногорск, Тукай, Чирмешән, Чүпрәле, Буа, Минзәлә, Ютазы, Апас һәм Яңа Чишмә районнары.    

11 районның 9ында шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, республикада 20 майдан 22 майга кадәр комиссия азык әзерләү техникасын, азыксаклагычларны 2020 елга азык әзерләүгә әзерлеген һәм стационар эретмә узелларының булуын тикшереп, кабул итәчәк. 


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы