27 Сентября 2018

2018 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усад авылында  сәнәгать    объектлары  территорияләрен һәм сакланулы  зоналарны карап тоту буенча күчмә зона киңәшмәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы  Александр Дружин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы  транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы,  Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе,  Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Таттрансгаз вәкилләре,  авыл хуҗалыгы идарәләренең башлыклары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча белгечләре катнашты.

Киңәшмә кысапларында электр чыбыкларын тоташтыручы, юл кырыендагы урман подосалары биләп торучы  проблемалы участоклар, нефть һәм газүткәргечләргә хезмәт күрсәтүче урыннар һәм башка шундый объектлар каралды.

Мондый сәнәгать  объектлары  территорияләрендә чүп үләннәр үсә, төрле корткычлар үрчи – болар игенчелек культураларына тискәре тәэсир итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре уңышны яклап калау өчен төрле чаралар күрергә, чыгымнар тотарга мәҗбүр булулар.

Киңәшмә йомгаклары буенча, муниципаль җир контролен көчәйтергә,   федераль җир күзәтчелеге органнары һәм прокуратура органнары белән хезмәттәшлекне яхшыртырга кирәк,  дигән  күрсәтмәләр бирелде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы