16 Мая 2019

15 майда  Лаеш муниципаль районында җирле  үзидарә органнары эшенең  актуаль мәсьәләләре буенча  авыл  җирлекләре  башлыклары  өчен  зона  уку семинар-киңәшмәсе  узды. Анда  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре  Советы рәисе     Әгъзам  Гобәйдуллин,   Лаеш  муниципаль районы  башлыгы    Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,  Алексеевск, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык  Бистәсе  һәм   Спас  районнарының  авыл  җирлекләре  башлыклары һәм  башка җаваплы  затлар  катнашты.  

Семинар-киңәшмәнең  практик  өлеше  “Рамай” КФХында  башланып  китте, анда  Лаеш районы  авыл  хуҗалыгы   җитештерүчеләре   продукциясенең   күргәзмәсе  оештырылган  иде.  

Семинар-киңәшмәнең    пленар өлеше «Дружба» (“Дуслык”) спорт-ял  үзәгендә  узды.   Җиде  районның  авыл  җирлекләре  башлыкларын һәм башка катнашучыларны  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре  Советы рәисе     Әгъзам  Гобәйдуллин сәламләде. Аның  әйтүенчә,  җирле  үзидарә  органнары  халыкка якынрак  торалар һәм  нәкъ  менә  аларның  эш    сыйфаты  буенча  халык  бөтен  хакимият эшен  бәяли.  Ул  үз чыгышында  бүген  җирле  хакимиятләр  алдында  тора  торган  мәсьәләләрне  билгеләп  үтте

Лаеш  муниципаль районы башлыгы  урынбасары    Татьяна Борһанова семинарда  катнашучыларга  авыл  территорияләрен  динамикалы  үстерүгә  юнәлдерелгән  чараларны гамәлгә ашыру  турында  сөйләде.     

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов авылда  кече  хуҗалыкларга  ярдәм  чаралары турындагы  мәсьәләне  күтәрде.

Авыл кешеләрен   халыкның  санитар-эпидемиологик  иминлеген,     тормыш иминлеген тәэмин  итү, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары  да  борчый,  киңәшмәдә  шулар  хакында  да  фикер алыштылар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы