25 Марта 2019

“Лениногорск”  агрофирмасы районда иң эре хуҗалык, 25,2 мең гектар сөрүлек җирләрне били ул. Инвесторы “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән быел язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерләнү максатыннан техникаларга 25 миллион сумлык запас частьләр сатып алынган. Хәзер инде төзекләндерелгән тракторларны, тагылма агрегатларны комплектлаштырып, әзерлек сызыгына тезеп куясы гына калып бара. Шулай ук агрофирманың барлык чәчүлек мәданнарына җитәрлек күләмдә югары сыйфатлы орлыклар тупланган. Минераль ашламалар ташу эше дәвам итә. Аларның бер өлеше дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган ярдәм булса, “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге үз хисапларына да сатып алуга игътибарны киметми. Әлегә бер гектар чәчүлек мәйданга 42 килограмм тәэсир итүче матдә күләмендә ашлама кайтарылган.

Агрофирманың “Урдала” бүлеге идарәчесе Исхак Җиһангиров хуҗалыктагы иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе. Ул аграр тармакта эшләп, быел инде 53нче язын каршылый. Аның карамагына тагын “Керкәле”, “Шөгер” бүлекләрендәге җирләр дә керә. Шулай итеп, Исхак Җиһангиров бригадасына язын 11 мең гектарда кыр эшләре башкару бурычы тора. “Без аңа әзер, инвесторыбыз “Татагролизинг” җәмгыяте, җитәкчесе Азат Илдус улы Җиһаншин елдагыча нык ярдәм итә. Уртак тырышлык белән барлык эшләрне вакытында башкарырбыз”, - дип ышандыра Исхак әфәнде. Район хакимияте тарафыннан да зур игътибар бирелүен, һәрдаим төрле формада ярдәмнең булып торуын ассызыклый ул. “Инде һава торышлары гына уңай килсен. Узган кыш буенча нәтиҗә ясасак, җәй яңгырлы булырга ошаган. Шуңа аеруча җаваплылык белән әзерләнәбез”, - дип искәртә тәҗрибәле игенче.

Белешмә өчен: Лениногорск районында “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте канаты астында булган өч агрофирма бар. Аларның иң эресе – 25 мең гектар сөрүлек җир һәм 6 мең баш мөгезле эре терлек белән “Лениногорск” агрофирмасы. Икенчесе – “Ялтау” агрофирмасы, фәкать дуңгызчылык юнәлешендә эшли. Бүген 14 мең 280 баш дуңгыз асырала. Өченче агрофирма – “Восходящая заря” хуҗалыгы. Аның карамагында 2 мең гектар мәйданда сөрүлек җирләр, 560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулай итеп, өч агрофирманы бергә исәпләгәндә, бүген Лениногорск районындагы сөрүлек җирләрнең 40 процентка якын өлеше “Татагролизинг” канаты астында дигән сүз. Ә райондагы барлык мөгезле эре терлекнең 50 процентка якыны  “Татагролизинг” агрофирмаларында.