26 Июля 2019
Бүген Лениногорск районында «Ялтау» агрофирмасы " ҖЧҖенең Керкәле катнаш азык заводы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, «ТАЛ-Агро «идарә компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Илһам Вәлиев, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: "1-3 көннән комбайннар бөртекле культураларны җыеп алуга чыгачак. Хуҗалыклар мәгълүматларына караганда, районның яңа уңышы 80 мең тоннадан артык булыр дип көтелә. Кырларда, ындыр табакларында комбайннарның тоткарлыксыз эшләве өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының киеренке һәм көйле эше көтелә. Ындыр табакларына өлкән сыйныф укучыларыннан башлап, өлкән яшьтәге актив кешеләр белән тәмамлап, хезмәткәрләрне җәлеп итәргә кирәк. Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәү өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк».

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов предприятиеләрнең ашлык складлары һәм авыл хуҗалыгы машиналарының технологик комплексы яңа уңышны кабул итү өчен әзерләнгән, әмма ашлык киптергечләре җитми, дип белдерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә якындагы икмәк кабул итү предприятиеләре белән ашлык киптерү һәм саклауга килешүләр төзергә тәкъдим ителде.  

Семинарда катнашучылар чараның гамәли өлешендә шулай ук Керкәле катнаш азык заводының ашлык складлары, чистарту һәм киптерү комплексы эше белән таныштылар, ул ел саен 14 мең тоннага кадәр ашлык кабул итә.