30 Мая 2019

100 гектар мәйданны биләгән кырдагы козлятник (кәҗә үләне) үләненең биеклеге уртача 70 сантиметрга җиткән. Агрофирманың баш зоотехнигы Фоат Саматов фикеренчә, үләнинде үсеп өлгергән, чәчәккә бөреләнә башлаган вакыты (фаза бутонизации). Ара-тирә чәчәк ата башлаганнары да бар. “Хәзер козлятникның терлек азыгы өчен иң файдалы, туклыклы матдәләргә бай чагы”, - дип фикерне куәтли Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильнур Шамарданов та. Белгечләр фикеренчә, тагын 5-6 көннән әлеге басудагы үлән артык үсеп, кыйммәтен җуя да башлаячак. Шунлыктан, аны тизрәк җыеп алырга кирәк. “Лениногорская” агрофирмасы механизаторлары ул эшкә керештеләр дә. Заманча “Макдон” чапкычы үләнне теземнәргә салып бара. Соңыннан, теземнәрдә кипшенергә өлгергән үләннең берникадәр өлешен “Ягуар” комбайны туратып машина арбаларына тутыра. Әлеге яшел массаны терлекләргә кушып ашату өчен фермаларга алып китәләр. Калган өлешен тиешенчә киптергәч, бик яхшы сыйфатлы печән чыгачак.

“Лениногорская” агрофирмасы “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте идарәсенә карый. Ул Лениногрск районындагы иң эре хуҗалык. Анда терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәр 4 мең 100 гектардан артык мәйданда үстерелә. “Аларны үзвакытында чабып алып, сыйфатлы терлек азыгына әйләндерергә бөтен мөмкинлегебез бар”- ди агрофирманың директоры Ирек Ягафаров. Инвесторлары “Татагролизинг” җәмгыяте ярдәме белән соңгы елда хуҗалыкның техник куәтен арттыруга, хезмәт кешесенә уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирелгән. Терлек азыгы әзерләүдә “Макдон” маркалы 4 заманча чапкыч, “Ягуар” дип аталучы 2 чит ил турагычы һәм 4 “Полесье” турагыч комбайннары эшләячәк. Агрофирмада асырала торган 5200 баш мөгезле эре терлекне ел әйләнәсендә мулдан ашату өчен 32 шәр центнер берәмлектә (по 32 центнера кормовых единиц на условную голову!!!) азык әзерләү максаты куялар.