1 Февраля 2020

АПК предприятиеләрендә  хезмәтне саклау  һәм үзйөрешле  машиналарның  һәм башка төр  техниканың  техник торышына күзәтчелек  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәскндә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмә  эшендә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Министр хәбәр итүенчә, узган  ел   авыл  хуҗалыгы тармагы  хезмәткәрләренең  53%ы  медицина   тикшерүе  узган  иде.  Аерым  хуҗалыкларда     10% та  юк.   Хезмәтне  саклау  буенча  чыгымнар     369 млн. сум тәшкил  итә, бу - 1  хезмәткәргә   6100 сум,    узган  елга  караганда     8%ка артыграк.    Предприятиеләр  бу  чыгымнарның    30%ын    Социаль иминият  фонды аша  кайтара  алалар.   Узган  ел   169 авыл  хуҗалыгы  оешмасына  хезмәтне саклау  максатларына 18 млн. сумга  якын  кайтарылды. 

Нотыкчы  сүзләреннән  кренгәнчә,  республикада  2019 елда  җитештерүдәге  имгәнүләрнең  14%ка якыны  авыл  хуҗалыгында  булды.   Профилактикалау  буенча  күрелә  торган  чараларга  да  карамастан,  3  очрак үлем  белән тәмамланды һәм 14 очрак   шулай  ук зур имгәнүләргә   китерде.     Имгәнүләрнең артуы  шундый  бәла-казалар  очракларын  булдырмау   буенча  эшне көчәйтергә кирәклеген  күрсәтә.    

Агросәнәгать комплексында  барлык дәрәҗәдәге  инженер-техник    персоналның  һәм    механизаторларның  эше  Дәүләт техника күзәтчелеге  хезмәтенә тыгыз бәйле.   Бу  Идарә  үзйөрешле  машиналарның  һәм башка төр  техниканың  техник торышына һәм  имин файдалануның тәэмин  ителешенә күзәтчелекне   башкара.   Республикада  88 мең     үзйөрешле машина һәм тагылмалар теркәлгән һәм  исәптә  тора, шулардан 18 меңнән артыгы, ягъни 21 %ы – авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрендә.    Шәхси  хуҗаларда     39 мең берәмлектән артык   (45%) техника  теркәлгән.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы әйтүенчә,  үзйөрешле  машиналарның  имин файдалануын  тәэмин  итүнең  нигезен  аларга    вакытында  һәм сыйфатлы  тикшерү  уздырудан  гыйбарәт.     2019 елда  АПК буенча    техник  тикшерүгә   15 мең берәмлек     (81%) үзйөрешле  машина  куелган,  шуларның     98%ына  (14,8 мең) эшкә  рөхсәт бирелде. «Кайбер  районнарда  авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре трактор  һәм комбайннарны  тиешле  рөхсәте  булмаган  килеш  эшкә  җәлеп  итәләр,  алар  моның  белән  бәхетсезлек  очраклары  килеп  чыгуга сәбәпче  булырга  һәм  шуның  аркасында   җаваплылыкка тартылырга  мөмкин.  Район башлыкларыннан  һәм хуҗалык  җитәкчеләреннән    кешеләр  гомеренә, сәламәтлегенә  битараф булмауларын  сорыйм, ә Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтенә  мондый  хокук бозуларны  булдырмау  ягын  карарга  кирәк», - дип  мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга  Марат Җәббаров.  

Бүген  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  чәчүлек  кырларында  эшкә яраклы     11  меңнән артык   трактор  бар.  Эшнең  кызган   чорында  бу  техника җитәрлек  түгел.   Шуңа  күрә андый  чакта  райондагы шәхси хуҗаларда  булган  техникадан  да  файдалану  бик  мөһим    – бу  инде тагын  13 меңләп  трактор,  дип ассызыклады  министр.

Бүгенгә  тракторлар  һәм үзйөрешле  машиналарны  йөртүчеләр тарафыннан   техникадан    файдалану  һәм юл  хәрәкәте  кагыйдәләрен  бозуларны  бөтенләй  бетереп  булмый  әле.   2019 елда  республикада      25 юл һәлакәте  булды,  нәтиҗәдә  31  кеше  төрле  дәрәҗәдәге  имгәнүләр алды.   Шул  ук  вакытта, профилактикалау эшен  көчәйтеп,  үлем  очраклары  булмый  калуга  ирешә  алдык.      

Машиналарны  имин файдалануның  төп  факторларыннан  берсе   –  механизаторның  үзенә беркетелгән  техника белән   идарә  итүгә  рөхсәт    таныклыгы  булу.  Республикада    120 меңгә якын  кешедә    тракторчы  таныклыгы  бар. Шулай булса да,    авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  механизаторларга  зур  кытлык сизелә.   Кагыйдә буларак,        моның  сәбәбе – хезмәт хакының  түбән булуы.   «Хуҗалыклар  җитәкчеләренең   квалификацияле   механизаторлар  җәлеп  итү  мөмкинлеге  бар,  әмма  моның  өчен  лаеклы  хезмәт хакы  түләргә кирәк.  Мәсәлән, Әтнә,    Мамадыш, Лаеш  районнарында  механизаторларның  уртача  хезмәт хакы    29 мең  сум тәшкил  итә», - дигән  мәгълүмат  бирде  Марат Җәббаров. 

«Бу бик  мөһим тема. Районнар һәм АПК предприятиеләре  җитәкчеләренә мөрәҗәгать  итәсем килә:  монда  әйтелгән сүзләрнең   нәтиҗәсе  булсын иде  һәм бу   квалификацияле   кадрлар  җәлеп  итәргә ярдәм  итәчәк.     Эшкә әзер  булмаган  механизатор тарафыннан техникага  китерелгән  зыянны  төзәтү  өчен  сезгә  10  мәртәбә  артык   чыгым  тотарга  туры  киләчәк.  Шуңа  күрә  бу  мәсьәләләр    бик  мөһим», - дип ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы