14 Марта 2020

Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров сүзләре буенча, быел яз иртә килү аркасында кыр эшләре иртәрәк башланган. Аерым алганда, ике район – АКтаныш һәс Чистай районнары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Шуңа күрә чәчүгә әзерләнүне барлык районнарда тизләтергә кирәк.

Орлыклар, ашлама, үсемлекләрне яклау чараларын алу планлы рәвештә бара. «Игенчелектә безнең барлык эшләр чәчүлек җирләренең продуктивлыгын һәм һәр гектардан керемне арттыруга юнәлдерелгән», – диде Марат Җәббаров.

Республикада эрозиягә каршы чаралар күрелә, урманнары агромелиорацияәү, аларның уңдырышлылыгын арттыру һәм тулыландыру буенча эшләр башкарыла. Боларны эшләмәсәң – туфрак тулысынча яраксызга әйләнә, алый шулай эшләгәндә дә көтелгән уңышны алып булмый, ди министр.

«Җирләрне саклый торган биологик чаралар һәм минераль ашламалар куллану игенчелектәге хәлне яхшыртырга ярдәм итә, әлбәттә. Агрохимия хезмәтләре (ЦАС «Татарский», САС «Әлмәт») белешмәләре буенча, гумусның уртача күләме 2000 елдан башлап тотрыкланды», – диде ул.

Гомумән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнеэ уңдырышлылыгын дәүләт тарафыннан җайга салу «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тәэмин итүне дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 1998 елның 16 июлендәге 101-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә башкарыла.

Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 04.05.2010 № 150 (08.08.2012 ред.) боерыгы белән Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылык күрсәткечләрен дәүләт исәбенә алу тәртибе расланды. Әмма бу норматив актлар бар җирдә дә үтәлми.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, кайбер районнар 10-15 еллап җирләренә тикшерү уздырмыйлар.

«Кайбер җитәкчеләрнең шундый ваемсызлыгы безне канәгатьләндерми. Әгәр быел бу хәл үзгәртелмәсә, санкцияләр кулланылачак, игенчелек тармагына бюджет ярдәме чикәләнәчәк», – диде Марат Җәббаров.

Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен минераль ашламаларны тиешле күләмдә кертү сорала. Бүгенгә 107,6 мең тн ашлама тупланган, ягъни гектарга 38,5 кг, 2 атна эчендә гектарга 7 кг арткан. Шул вакыт эчендә Тукай районы гектарга 19 кг арттырган, Нурлат районы – 18, Минзәлә һәм Аксубай – 15әр, Буа һәм Зәй – 12шәр, Апас, Кайбыч һәм Сарман районнары – 10ар кг арттырган.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламаларга бер гектарга 515 сум исәбеннән республика ярдәмен алалар инде, дип әйтте министр.

«КЕртелгән ашламалар һәм туфракта файдалы микроорганизмнар уңышлы эшләсен өчен аерым шартлар кирәк, биредә туфракның әчелеге мөһим роль уйный. Гомумән алганда, бездә 1,4 млн га, ягъни 42 % мәйдандагы җирләр әче туфрактан тора. Республика программасы ярдәмендә без ел саен 60 мең гектардан артык җирне известьлыйбыз, бу чәчүлекләрнең яраксызга чыгуын туктата», – диде Марат Җәббаров.

2019 елдан федераль программа эшли башлады, һәм республика федераль финанслашу белән быел 80 мең гектарга кадәр җирләрне известьлауны, ә 2024 елга кадәр аны елга 100 мең гектарга җиткерүне планлаштыра.

Министр хуҗалыклар җитәкчеләренә известьлау буенча проект-смета документациясен эшләүне тизләтергә кирәклеген искәртте. Бу елдан ярдәм субсидия рәвешендә булачак.

Бюджет акчларын хуҗалыкларга җиткерү буенча Марат Җәббаров болай диде: бүгенгә Татарстан Республикасы бюджетыннан хуҗалыкларга субсидияләр 1,6 млрд сум җибәрелде, шул исәптән техник һәм технологик модернизацияләүгә – 1,0 млрд сум; гыйнвар аенда сатылган сөт күләменә – 280 млн сум; минераль ашламалар сатып алуга – 161 млн сум.

Март азагына кадәр тагын 1,8 млрд сум финанслашу субсидиясеннән җибәреләчәк, шул  исәптән – 1,3 млрд сум; бәйсез ярдәм күрсәтүгә – 300 млн сум; бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүне арттыруга – 150 млн сум.

Шулай ук якын араларда төбәк бюджеты ачаларыннан 1,5 млрд сумга субсидияләр җибәреләчәк, шуннан минераль ашламалар сатып алуга – 1 млрд сум; техник һәм технологик модернизацияләүгә – 500,0 млн сум.

Үз чыгышының азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләсе атнада чәчүгә әзерләнүгә бөтен көчне куярга өндәде.

Чыгышның тулы тексты: сузләр

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы