22 Декабря 2018

Кече хуҗалыкларның,  шәхси  хуҗалыкларның, крестьян - фермер хуҗалыкларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   эш нәтиҗәләре турында бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хйкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы Президенты  Рөстәм  Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

Марат  Әхмәтов сүзләренә  караганда,  соңгы  3  елда  КФХлар  буенча  тулаем продукция  күләме  даими  үсештә  булды (ел саен 10%). «Быел,  авыл  хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме кимегән булса да, кече  хуҗалыклар  өлеше  аның  яртысын  тәшкил  итәр,  дип көтелә», - диде  ул. 

2018 елда  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  тулаем  күләме    224 млрд. сум  булыр  дип көтелә,  шуннан 98 млрд. сум  – шәхси  хуҗалыкларныкы,  20 – КФХ, 106 млрд. сум  – авыл  хуҗалыгы  берләшмәләренеке. 

Марат  Әхмәтов сүзләре  буенча,  авыл  җирендә  эшкуарлыкны  үстерү  юлы  белән   эшкә  яраклы  халыкны  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлегенә   җәлеп  итү  буенча җитди эш алып җарырга  кирәк. «Районнарда   җитештерү предприятиеләрен яисә эре сәнәгать предприятиеләренең  филиалларын  төзергә мөмкин, - диде  ул. – Иң  зур   резерв – сәнәгать   кирәк».

Республика фермерлары яңа эш башлаучы фермерларга һәм гаилә  терлекчелек фермаларына грант ярдәме программаларында актив  катнашалар. Марат Әхмәтов, 2019 елда грантлар 30 млн. сумга  кадәр  арттырылачак,  яңа  эш  башлаучы  фермерларга   5 млн. сумга  кадәр  ярдәм  карала,  диде. 

5тән  алып  8  башка  кадәр сыер  булган мини-фермаларга   200 мең сумнан 400 мең  сумга  кадәр  арттырылачак. Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга     таналар  сатып  алу  өчен  субсидияләр 30 мең  сумга  җиткерелә,  нәсел  предприятиеләрендә  – 40 мең  сумга  кадәр. 

 Марат  Әхмәтов  кооперативларны Федераль программада активрак  катнашырга  өндәде. Бу программа 2015 елдан башлап  эшли.    Республикада  бу  программа  кысаларында 526  млн. сумга 33 грант  кына  бирелде. 

 Бүген  республика  буенча    192   кооператив  эшли,  шулардан    53 быел төзелде, әмма  61е генә  табышка  эшли.    

Марат  Әхмәтов,   2019 елдан   кече  һәм урта  эшкуарлык  буенча  илкүләм  проект  кысаларында «Фермерларга  ярдәм  һзм  авыл кооперациясен  үстерү системасын  булдыру»  федераль  программасы  эшли  башлаячак,  диде.   Анда  төп  басым кооперацияне  үстерүгә  ясала.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу программада  актив катнашу  буенча  эшли  башлады.  

Марат  Әхмәтов  Зәйдә  агросәнәгать паркының  төзелеп  бетүе  турында  әйтте. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исеменнән Татарстан  Республикасы  Президентына 2019 елда   ике  муниципаль районда  - Әлмәт һәм Бөгелмә  районнарында  агросәнәгать парклары төзергә дигән  тәкъдим  белән  мөрәҗәгать итте.

Чыгышның тулы тексты: текст

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы