8 Декабря 2018

Елның кайбер  авырлыкларына  да    карамастан,  Татарстанда  авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү  күләме  күпкә  төшмәде.   Бу -  АПКның  төрле  юнәлешләренә  җитди  инвестицияләр  кертү  нәтиҗәсе.  Бу  хакта шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Барлык муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Министр, 5 ел  эчендә  АПК өлкәсенә    инвестицияләр  күләме    253 млрд сумга  җитте,  дигән мәгълүмат  бирде: авыл  хуҗалыгына   - 164 млрд. сум, азык  сәнәгатенә  - 89 млрд. сум.

Үсемлекчелек  өлкәсендә  гамәлгә  ашырылучы  проектлар арасында  Марат  Әхмәтов   Әлмәт районындагы «Яшелчә  аланы»  яңа индустрия   паркын  атап  китте. Бу мәйданчык  яшелчә  җитештерү өчен 44 резидентны  җәлеп  итә,  елга 13 мең  тонналап  уңыш җыела.  Моннан  тыш, «Майский»  теплица  комплексында  1  гектарлык  теплица үсентеләре  үстерелә  торган   цех  файдалануга  тапшырылды. 

Техник модернизацияләүгә килгәндә, ел саен авыл уҗалыгы өчен 5-6 миллиард сумлык техника сатып алына.

Чималга кинәт кенә бәя төшү аркасында, сөт терлекчелегендәге   авырлыкларга  да  карамастан, узган ел ахырында һәм быел республикада эре терлекчелек комплекслары эшли  башлады.   Иң эреләре арасында Әлки һәм Алексеевск районнарында һәрберсе 3 мең башка исәпләнгән 2     комплекс - “Хузангай”  ҖЧҖ  һәм  Мамадышта 2,4 мең  баш  сыерлы  “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы, Кукмара районында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы 1,5 мең баш сыерга исәпләнгән комплекс төзеде.

Быел шулай ук 204 сыер абзары реконструкцияләнгән һәм модернизацияләнгән, моннан тыш,  110 силос-сенаж траншеясы төзелгән. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  крестьян - фермер хуҗалыклары  җитештерүче продукция күләменең артуын  билгеләп  үтте.   Еллык  үсеш   10%  тәшкил  итә. Биредә  кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итүнең   төрле  программалары  аша    инвестицияләр  кертү  зур  роль  уйный.  Терлекчелек  юнәлешенә  генә  дә    562 млн. сумлык  ярдәм  бирелгән.   Шулай  ук 13 авыл  хуҗалыгы  кооперативы    ит эшкәртү,  сөт  һәм  яшелчәләр  проектларын  гамәлгә  ашыруга  266 млн. сум   акча  бирелгән.  Эшкәртү  тармагын  төзүгә һәм    модернизацияләүгә   10 млрд. сумнан  артык  акча  җибәрелгән.    Әһәмиятле  проектлар  арасында - Россиядә  иң  эре  проектларның берсен  -   Зәй    элеваторын  гамәлгә  кертү,   анда  бер  үк  вакытта  150 мең  тонна   ашлык  саклап  була.  Инвестицияләр  күләме  - 1,5 млрд.  сум.

Чыгышның тулы тексты: текст

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы