8 Августа 2019

Бүген   Аксубй  районында авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды.    Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Ришат Хәбипов,   11 муниципаль районның  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре  җитәкчеләре,    шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары  җитәкчеләре,   фермерлар  ассоциацияләре һәм гаилә  фермалары, кулланучылар  җәмгыятьләре һәм авыл  хуҗалыгы кооперативлары   вәкилләре  катнашты.    

Быел  районнар активы  белән  очрашулар  яңа  “тере аралашу” форматында  уза.    Һәр катнашучы  үз  соравын  бирә ала яисә “урында  ук” хәл итәргә  мөмкин  булган   актуаль проблеманы  күтәрә, чөнки  семинарларда  профильле  министрлыклар  һәм ведомстволар  вәкилләре,  банк өлкәсе вәкилләре һәм    муниципалитетлар башлыклары  да    катнаша. Әлеге  аралашу  форматы шулай  ук  тәҗрибә  алмашырга  һәм  оешмаларның иң  яхшы  практикалары һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар алып  бару  тәҗрибәләре  белән  танышырга  ярдәм  итә.  Аеруча  уңышлы  проектлар  белән турында  геройлары  залда  утыручы  видеороликлардан күрергә  мөмкин.   

Утырыш  башланыр  алдыннан  катнашучылар  Аксубай  районының   фермер хуҗалыкларында булдылар.     Владимир Баландов узган елның  октябрендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  сөт  терлекчелеген үрчетүгә 3  млн. сум  күләмендә   грант ала.   Бүген  аның  хуҗалыгында  40  баш  эре  мөгезле  терлек  бар,  шуның  10ысы  савым сыеры.  Хәзерге  вакытта    Владимир Ильич  30 баш  савым  сыерына  сөтчелек  фермасын  төзеп  бетереп  килә. 

Фермер  Валерий Сапеевта да  булдылар  катнашучылар   – ул Тарханка авылында  иң  нык  торучыларның  берсе.    Валерий Дмитриевич  фермерлык  белән   2013 елдан  бирле  шөгыльләнә.  Алты  ел  элек   Валерий Сапеев  та  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан кош-корт  үрчетүгә  1  млн.  сум  күләмендә  грант ала.    Бүген  ул  тавыклар, казлар,  үрдәкләр,  күркәләр  үрчетә  -  барысы     30 мең башка якын.  Кош  ите  эшкәртү  буенча     цех  ачарга  уйлый.  Моннан  тыш,    агач  эшләре  буенча  цех,    токарьлык  һәм эретеп  ябыштыру    цехларын, азык  цехы ача, 3 гектарда  алмагач утырта.    Валерий Сапееевны  хәрияче буларак та  беләләр, ул  авылны  үстерүгә  дә  зур  өлеш  кертә   - юллар төзи,  буа  төзи.   Бүген  аның  фермерлык  бизнесы  гаилә бизнесын  тәшкил  итә, аның  белән  бергә  уллары  да  эшли.   

 Пленар утырышны  ачып, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин бүген  республика да  җитештерелә  торган  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  яртысыннан  артыгы  фермер  хуҗалыкларына  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  туры  килүен  билгеләп  үттте.    Авылны  яңартуның иң  мөһим проблемалары  арасында  халыкны  эш  белән  тәэмин  итү  һәм  халыкның  керемен  арттыру  мәсьәләләре  тора.     Авыл кешеләренә  эш  кирәк,  бу  исә  аларның  үзләреннән генә  тормый,  ә  җирлекләр  җитәкчеләренең  активлыгына  да  бәйле,  дип  саный Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.    «Республикада  менә  дигән итеп   эшләүче  һәм,  халыкның  активлыгын хуплап,  шактый  югары  нәтиҗәләргә  ирешкән    муниципалитетлар  башлыклары  бар, - дип  ассызыклады     Фәрит Мөхәммәтшин, - авыл кешеләрен  яшәү  урыны  буенча  эш  белән  тәэмин  итү    – бүген  өстенлекле  бурыч».

Моңа  ачык  мисал  булып,    инвестор  һәм  фермер Анатолий Самаренкинны  күрсәтергә  була.  Үз туган  авылы   Мокшинода ул  гөмбә  үрчетү  буенча  эш  оештырып  җибәрә.   Бүген  анда   25 кеше  эшли,  әммма ул  иң зур  казаныш  итеп,  Казанга  күчеп китәргә  җыенган  3 гаиләнең  авылда  калуын  атый.  

Марат  Әхмәтов  билгеләп  үткәнчә, кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә  ел  саен      федераль бюджеттан  һәм  республика  бюджетыннан  2 млрд. сум  һәм шул  исәптән   республика бюджетыннан    1,4 млрд. сумлап  грант ярдәме,  566 млн сум  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләр    бүленә.   Узган  елга  караганда  быел   ярты  миллиарда  сумга  акча күбрәк  каралган.   Аеруча  популяр  программалар  арасында    – шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   сыерларның  баш  санын  склап калу  өчен,  кече  фермалар  төзү,  таналар  һәм  кош-кортлар сатып  алу  өчен   субсидиләр программалары.   5 ел эчендә     1800дән артык  кече  ферма төзелде,  шул  исәптән  быел  -   257.

Хуҗалыкта  терлекләрне  саклап калуда  мөһим   инструментларның  берсе -  пай  җирләре  өчен  аренда  түләве,  дип  саный  министр.     Аның  тәкъдим  ителгән  күләме  - 750 сум/га. Марат  Әхмәтов районнар  җитәкчеләренә  моңа  игътибар итәргә  кушты.  

Алдагы  якын  елларга  өстенлекле  юнәлешләрнең  берсе – авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү,  дип саный  Министрлык   башлыгы.    Федераль  программа  буенча  4 кооператив  грантлар  алдылар инде  (аларның гомуми  суммасы   88 млн. сум тәшкил итә), бүген  конкурсның  2  этабы  буенча  гаризалар  алу  тәмамлана.   Яшь кооперативларга  ярдәм  итү  буенча  республика  программасы  икенче  ел  эшли.    Республикада  моннан  ике  көн  элек   яңа  эш  башлаучы  фермерларга  грант ярдәме  илкүләм  проекты  кысаларында      «Агростартап» программасы  эшли  башлады.  

Очрашу  фермерларны  борчыган  мәсьәләләр  буенча  актив  фикер алышу  форматында  узды.   Залдан  төрле  сораулар  бирелде,  болар  кош-корт үрчетүгә, эре  мөгезле  терлекләр  асрауга  субсидияләргә кагылышлы да,  җирләрне  бер категориядән икенче  категориягә  күчерү,  кредитлар  алу  мөмкинлеге,  чүпләрне  җыю,  чиста  сулар белән  тәэмин  итү,  авылда  яшьләрне  калдыру  мәсьәләләренә дә  кагылышлы  сораулар иде.    Авыл  кешеләре  шулай  ук  балаларны  кечкенәдән крестьян хезмәтенә  өйрәтү  өчен  авыл  хуҗалыгы  юнәлешендә  мәктәп булдыру  зарурлыгы  турында  да  тәкъдим  әйттеләр.    Бүген  бирелгән барлык  сорауларны  да    депутатлар, профильле  министрлыклар  һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр Советлары игътибарга  алдылар һәм  алдагы  шундый  очрашуларда  алар  буенча  төгәл  җаваплар булачак.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы