28 Июля 2018

Татарстан Республикасында  бүгенгә   44 мең га  мәйданда, ягъни  барлык  мәйданның  3%ында,    ашлык  суктырылган,  барлыгы   142 мең  тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык  -   32,3 ц/га. Мондый  белешмәләрне бүгентр Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җиткерде. 

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, иң күп мәйданда уңыш җыйган районнар арасында - Зәй районы (5,6 мең гектар, ягъни 15 %), Нурлат (305 мең гектар, ягъни 10 %), Сарман (4,2 мең гектар, ягъни 9,5 %), Апас (3,2 мең гектар, ягъни 9,5 %), Буа (3,8 мең гектар, ягъни 7,1 %) районнары бар.

Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,5 млн. гектар мәйданда  җыелырга  тиеш, шулардан көзге   культуралар   - 500 мең гектар, сабан  культуралары - 1,0 млн. гектар. Шулай ук майлы үсемлекләр   (рапс, көнбагыш)  - 245 мең гектар чамасы.  

Марат Әхмәтов искәртеп узганча,  уңыш җыю эшләрендә  3,4 мең комбайн эшләячәк, бер комбайнга уртача йөкләнеш 470 гектар туры килә.

«Уңышның ничек  формалашуына караамастан,  ахыргы  нәтиҗә, барыбер,  урып-җыю   эшләрен оештыру  тактикасыннан тора», - диде министр.

Аның әйтүенчә, тәүлегенә кимендә 60 мең гектар   мәйданда   уңыш җыелырга    тиеш.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов шулай ук  авылда  кече  хуҗалыклар белән алып  барыла  торган  эшләр  турында  да  әйтте.   Биредә төп юнәлешләрнең берсе – шәхси хуҗалыкларда, фермер  хуҗалыкларында  терлек-туар булу,  республикада  җитештерлә торган  сөтнең, терлек һәм кош  итенең  өчтән бер өлеше  аларга  туры  килә. 

«Соңгы  елларда  хуҗалыклардагы  терлекләр санын  җайга  сала алдык, ә яшь терлекләр  һәм кош-кортлар буенча да  артым бар, - диде  Марат Әхмәтов.  - Республиканың   30 районында  савым сыерлары  саны   артты».

Ул шулай ук район башлыкларын мини-фермалар төзү һәм вакытында документларны тапшыру эшенә игътибар итәргә өндәде.

«Авыл халкы эш башлаучы фермерларга һәм гаилә фермаларына грантлар программаларында актив катнаша –  аларга ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Быел һәр программага 1,5 мәртәбә күбрәе  акча салынды –  һәрберсенә  250 млн. сум каралды”, - диде министр.

Марат Әхмәтов шулай ук  Татарстанның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын эшләү буенча Россия төбәкләренең биш пилот төбәге   составына керүе  турында  да   әйтте.  

«2017 елда аерым республика программасы эшләнде, диде ул. - Законнар һәм финанс белән  тәэмин  итү чаралары карала.  Компетенцияләр үзәген булдыру, ТР Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды белән хезмәттәшлек  итү, лизинг фондларын җәлеп итү, МСП банкы, Россельхозбанк белән эшләү күздә тотыла».

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе бүген һәр авылда булырга тиеш. Марат Әхмәтов кулланучылар кооперациясе алга   киткән   җирлекләргә мисаллар китерде.  Болар  Буа районының Кишер Аксу авылы, Кама Тамагы районының Красновидово авылы, Зеленодольск районының Олы Җәке авылы.

Марат Әхмәтов әйтүенчә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кулланучылар кооперациясе булмаган муниципаль районнарда аны үстерүгә юнәлдерелгән йөкләмәсе булуы  турында   әйтте.  Бүгенгә 14 районның унысында кулланучылар кооперативлары булдырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   башлыгы  Зеленодольск, Лениногорск, Муслим районнарында эшнең  сүлпән  баруы турында   әйтеп   узды.  Лаеш районанда да эш авыр бара.

Алдынгы   районнар арасында  - Түбән Кама, Апас, Әтнә, Югары Ослан районнары.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә муниципаль районнар башлыкларын кулланучылар кооперативларын булдыруга аеруча игътибар итәргә өндәде. Кулланучылар кооперациясе - модага иярү генә  түгел ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шуннан да яхшырак форма әлегә юк. Без бюджеттан финанс ярдәм күрсәтәбез һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Без эшкуарлык мохитен булдыру, эшкуарлыкка ярдәм итү турында сөйлибез, әмма авылда бер кешегә сату базарын  булдыру   кыен, моның  өчен   тулы система кирәк, һәм бу - кулланучылар кооперациясе. Бу -  шул исәптән  авыл хуҗалыгы  продукциясен эшкәртү һәм аны  кулланучыга  җиткерү дә».


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы