12 Декабря 2018

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  җирдән  файдаланучылар  өчен  җир  төзелеше  турында документлар пакетын эшләргә кирәк,  дип белдерде.    Бу  тәкъдимне ул бүген Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Эколоргия,  җирдән  файдалану,  агросәнәгать һәм  азык-төлек  сәясәте  комитеты  утырышында  игълан итте,  дип  хәбәр  итә "Татар - Информ" МА. 

«Без,  кызыксынучы  структуралар  белән  бергәләп,  җир  төзелеше  проекты булуны таләп  итә  торган катгый  документлар  пакетын  эшләргә  тиеш.      Чыгымнарны каплау өчен, әлбәттә дәүләтнең  катнашуы кирәк. Авыл  хуҗалыгы предприятиеләренең эчке  хуҗалык  планнары  булырга  тиеш, ә аларның  проектларына  чыгымнар бюджеттан  субсидияләнергә  тиеш», – диде  Марат  Әхмәтов.

Аның  фикеренчә,  бу  чаралар “ продукция  җитештерүчеләрне һәм  җирдән  башка файдаланучыларны җиргә башкача карарга мәҗбүр  итәчәк”.     «Товар җитешетрүчеләрне  (җирдән  файдаланучыларны,  милекчеләрне яисә арендалаучларны) аерым кысаларда эшләргә мәҗбүр  итә  торган, туфракның  уңдырышлылыгын һәм    микробиологиясен саклауны  тәэмин  итә  торган федераль  актлар  кирәк», – дип  өстәде  министр.

«Җир үзенә  аерым  мөнәсәбәттә  булуны  таләп  итә.  ә безнең  каты  закон  таләпләребез  юк.   Безгә, Министрлыкка, күбрәк инандырулар  белән  шөгыльләнергә  туры  килә,   без  укулар,  семинарлар,  киңәшмәләр уздырыру  белән  мәшгуль.  Безне  туфракның  торышы  борчый,         аның бит  үз  микробиологиясе, аңа  җанлы  әйбергә  караган  кебек  карарга  кирәк.    Без  җирләрне    биологияләштерә  башладык,  аны  ныклап  торып  гамәлгә кертәбез. Мөмкинлекләре  булган  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре    моның  белән  шөгыльләнә,  әмма  тулаем  республика  түгел», – дип  ассызыклады  ул. 

Марат  Әхмәтов әйтүенчә,  “җирдән  бик  әшәке  файдаланучы  милекчеләр бар,  әмма  аны  алардан  алып  булмый”.    «Җир коммерциячел  максатлар  өчен  алынган,  әмма  кулланылмый да.   Андый  җирләрне  дәүләт  милкенә  тапшыру  өчен  закон  буенча   өч ел  көтәргә  кирәк,  ә  өченче  ел  килеп  җиткәндә,  аның  милекчесе  алышына,  тагын  өч ел  көтәсе була.  Җирне, мәсәлән,   чүп  басып киткән,   аны  чаптырып алалар да,  шуның  белән  эш  бетә,  тагын  өч  ел  көтәргә  мөмкин.  Без  Дәүләт  Думасына  бик  җитди  тәкъдимнәр  бирдек,  әмма  алар үтми.  Мәсәлән,  файдаланмаган  җир  өчен  зур  салымнар  кертергә», – диде  ул.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов та  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  эчке  җир  төзелеше  планнарын  эшләргә керешеп  булмавы  турында  әйтте,  ә  шул ук  вакытта   план  структурасына  керә  торган  күп  элементлар  аерым-аерым  гамәлгә  ашырыла.  

Шундый  төпле  планның  булмавын  ул  ике  мөһим  сәбәп  белән  аңлата.  Беренчедән,   өстәмә  финанс  чаралары  таләп  ителә,  ә планны  гамәлгә ашырудан   керем алу  берничә  ел  узгач  кына  күздә  тотыла.    «Безнең  исәпләүләр  буенча,  уртача  хуҗалыкка    1 млн сумнан  артык  акча кирәк», – диде  Габдрахманов.

Икенчедән,базарның тотрыксызлыгын истә тотып, җирдән  файдаланучыларны  озак  сроклы  планнар бик  кызыксындырмый.      «Бүген, мәсәлән,  бер  төрле  товарга  ихтыяҗ  бар,  иртәгә  -  икенчегә, – диде  министр  урынбасары.– Без  Белгородтан коллегалар белән  консультацияләр  алып барабыз,  аларда  эчке  җир  төзелеше  планнарын эшләү  мәсьәләсе  хәл  ителгән,  аларның  ысулларын  бездә дә кулланырга мөмкин».


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы