31 Июля 2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов    урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча  Арча  муниципаль районында Дәүләт  сорт  сынау  кишәрлегендә  узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. 

Чарада министр  урынбасарлары     Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, «Татарстанның  элиталы орлыклары» ассоциациясе   генераль директоры    Юрий Еров,   «Госсорткомиссия» ФДБУ  филиалы   башлыгы  Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вагиз Минһаҗев, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың  12  муниципаль районыннан агрономнар һәм   инженерлар катнашты.   

Семинарны Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Нуриев ачты  һәм ул  районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.   Районда  123 мең   га чәчүлек мәйданының   53 мең   гектарын  бөртекле   һәм  кузаклы  культуралар били. Бүгенге көнгә район  өч хуҗалык:    «Ватан», «Корса МТСы»,   «Ак Барс» агрокомплексы” урып-җыюга керештеләр.    200 га мәйдан  суктырылган, уртача   уңдырышлылык –  27 ц/га. Атна азагына башка хүуҗалыклар да уракка чыгачаклар. Азык әзерләүгә килгәндә, район хуҗалыкларында шартлыча бер баш хайванга     17 центнеров азык әзерләнгән.   

 Дәүләт  сорт сынау  кишәрлегендә    240тан  артык  төрле   авыл хуҗалыгы   культуралары сортларының үрнәкләре  бар, болар:  көзге  бодай һәм арыш,      көзге  тритикале, сабан  бодае, арпа, борчак һәм  рапс  культуралары. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә бигрәк тә «Подарок», «Таловская 44» һәм  Владимир  селекциясеннән «Парча» кебек көзге арыш сортларына игътибар итәргә киңәш ителә,  көзге бодай буенча -   «льговская 4», «базис», «поэма» сортларына.   «Альварес» сабан бодае  сорты киләсе елда   районлаштырырга тәкъдим  ителәчәк.  

Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов хәбәр  итүенчә, быел сатып алынган барлык  техникага   киләсе  елда  субсидия  биреләчәк.  Шартлар  элеккегечә кала.

Семинар-киңәшмә барышында Марат Әхмәтов, быелгы  ел көзге чәчүлекләр  өчен   уңай   ел  булды,  әмма   уңдырышлылык без көткәнчә    үк   түгел,  диде.     Шуңа  бәйле   рәвештә,  министр җитәкчеләр алдына  берничә  бурыч  билгеләде. Көзге   чәчүлек кырларының һәркайсы  җентекләп анализланырга тиеш. Һәр хуҗалык  көзге чәчү  буенча  хисап тотарга  тиеш.  Теләсә кайсы   технологик алымны  вакытында  башкарырга  кирәк.  Көзге   чәчүлекләр  өчен   туфрак бик  яхшы  әзерләнгән булырга  тиеш.  Министр шулай ук көзге  чәчүлекләр мәйданының  бик аз күләмдә булуын  ассызыклап  әйтте.   Татарстан  чәчүлекләренең барлык  мәйданы  3 млн. гектар тәшкил итә, шуннан   450 мең  гектарын гына   көзге чәчүлекләр били. Көзге чәчүлекләр кырларын  арттырга кирәк, диде ул. 

Марат Әхмәтов шулай  ук,  быелгы  ашлык   җыемы урып-җыюның  сыйфатын бәйле, диде.    «Һава шартлары  безгә урып-җыю эшләрен  сыйфатлы  башкарырга   мөмкинлек  бирә.  Урак оешкан төстә, сыйфатлы  алып барылырга тиеш.    Татарстанның    300 – 400 тонна ашлык җыеп алу мөмкинлеге  бар, әмма урып-җыюны  сыйфатлы  башкарганда  гына моңа  ирешергә мөмкин булачак, диде  министр. Иртән һәр комбайн кырга    инженер караганнан соң гына чыгарга  һәм эшкә  керешергә  тиеш», - дип ассызыклады  ул.

Очрашу  азагында  министр  урып-җыюны  сыйфатлы  башкару өчен бөтен  көчне куярга һәм ашлык  сыйфатын  саклап  калу  өчен  һәр кояшлы  көннән  мөмкин кадәр күбрәк  файдаланып калырга  өндәде.   Мондый  яхшы  көннәрдә эшне  ике  сменада   оештыру  аеруча  мөһим, һәр  комбайнга  ике    механизатор беркетелергә  тиеш, - дип,  сүзен  йомгаклады  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы