4 Декабря 2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районының  Болгар шәһәрендә  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен  үткәрде. 

Пленар утырышка  кадәр Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан  Республикасы  Премьер министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Әхмәтов һәм Спас районы башлыгы    Камил Нугаев белән бергә җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсен  карадылар. Анда шулай ук җирле "кулибин"нар тарафыннан җыелган авыл  хуҗалыгы техникасы да кулган иде.    

Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле  активлыгын  арттыру буенча уздырыла торган мондый зона киңәшмәләре бочыган  мәсьәләләр буенча фикер алышырга,  тәҗрибә  алмашырга,  өстәмә ярдәм  чараларын эшләргә, шулай ук һәр муниципаль райондагы һәм җирлектәге  эшләрнең  торышын  аналаизларга ярдәм итүен билгеләп үтте.   

Парламент башлыгы авылда  тормыш  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелгән     38 республика программасының  гамәлгә  ашырылуы турында   әйтеп  узды.  

«Бу  социаль  проектлардан  халыкка  файда булсын  иде,  кешеләр  күбрәк  авылда калсын,  кешеләрнең  гомер  озынлыгы артсын  иде. Шул  ук  вакытта  ярдәм  чаралары  артып  тора.    Әмма  барлык  районнар  да  моңа  җитди карамыйлар.   Бу  республика  программалары бөтен  авыл  җирлекләрендә  дә  үтәлсен  иде,  дибез  без, - дип  ассызыклады  парламент  җитәкчесе. – Кешеләрне  авылда  калдыру  бик  мөһим,  һәр халыкның  гореф-гадәтләрен,  йолаларын саклап  калырга  кирәк. Бергәлек  булмаса,  бернинди  закон белән дә,  үгет-нәсихәт белән дә халык үзенең уникальлеген саклап кала  алмаячак".

Киңшмәдә катнашусчылар бүгенге  кйндә  халыкны  борчый  торган  төп  мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.  Мәс., шәхси хуҗалыкларда  терлекләр саны  кими. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, моңа  сөткә  бәяләрнең төшүе  зур тәэсир итте. Республиканың авыл  хуҗалыгы министры хәбәр итүенчә,  алынмый  калган  керем 4,5 миллиард сум  тәшкил итә. 

«Сөткә  бәяләр  төшә  башлауга,  терлекләр  саны  да  кими  башлады.  Монда  бернишләп  булмый,  чөнки  сөт  бәясе  12-14 сум  булганда,   сыер  тоту  үзен  берничек  тә  акламый", -  диде  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе. Ул  шундый  шартларда  да  терлекләр  санын  киметмәгән  кешеләргә  рәхмәт белдерде. Республика бюджетыннан сөткә бәяләрне     компенсацияләүгә  800 миллион  сум  акча бирелгән. 

Киңәшмәдә район  башлыгы   Камил  Нугаев Спас районын үстерүнең төп  юнәлешләре  буларак  бүген  шулай  ук  агросәнәгать комплексын, кече һәм  урта  бизнесны,  туризмны үстерү дә билгеләнгән  булуын  билгеләп үтте.    

"Ярдәмче хуҗалыкларның һәм үз-үзләрен тәэмин итүче кешеләрнең   эшчәнлеге күркырлы, хезмәт  эшчәнлегендә  Болгар  музей-тыюлыгы   аерым урын  тота, һәр елны анда 600 меңнән артык  турист була", - диде  район  башлыгы. 

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыкларны үстерү  мәсьәләләре  буенча  чыгыш ясады.   Ул кайбер районнарның күрсәтелгән  ярдәм  чаралары  аркасында  терлекләрнең  баш  санын  саклап  кала алуларын билгеләп үтте. Яңа Чишмә, Спас, Әлки,  Аксубай   һәм Чирмешән районнарында уңай  күренеш  күзәтелә,  аларда  һәр  хуҗалыкта диярлек терлекләр тоталар.

Татарстан – Россиядә кече хуҗалыкларга һәм авыл халкының эшлекле  активлыгын арттыруга ярдәм итү өчен һәр елны 2 млрд.сумнан артык акча  бүлеп бирелә торган бердәнбер төбәк.  Шуңа өстәп, фермерларга грант  ярдәменә бирелә торган акчалар да ел саен арта.   

Марат Әхмәтов 2019 елга кайбер планнарны атап китте. Мәс., "Яңа эш  башлаучы фермер" программасы буенча субсидияләр күләмен 3 млн.  сумнан   5 миллион сум га  апттыру планлаштырыла,    "Гаилә фермасы" программасы  буенча - 10нан 30 миллион сумга кадәр. "Крестьянга  моңа  кадәр беркайчан  да  мондый  акчалар  биргәннәре  юк  әле", - дип ассызыклады ул. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  район башлыкларыннан республика  программаларын  үстерүдә  муниципаль район дәрәҗәсендә дә ярдәм чараларын башкаруларын сорады. 

Утырышта кооперацияне  үстерүнең  мөһимлеге  турында  сүз  барды.  Быел  республикада 50 яңа кооператив төзелде. Яңа төзелгән кооперативларга  ярдәм итү өчен 5 миллион сумга кадәр ярдәм белән программа гамәлгә  кертелде. 

 Зона  семинар киңәшмәсе   түгәрәк  өстәлләр оештырылды,  аларда  кооперацияне үстерү, авыл халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  ысулларын камилләштерү, шулай ук авылны социаль үстерү  программаларын  гамәлгә ашыру  мәсьәләләре  каралды.  

 Болгарда узган зона киңәшмәсендә республиканың 10 районыннан  вәкилләр җыелган  иде. Бу быел шәхси хуҗалыклар вәкилләренең  җитәкчеләр белән  шул рәвешле очрашуларының өченчесе булды. Баштагы икесе Лаеш һәм Кайбыч муниципаль районнарында узды. Йомгаклау семинар-киңәшмәсе  Сарман районында узачак.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы