20 Августа 2019

19 августта   Тукай  районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәсе   узды. Семинарда       республиканың  14 районыннан  районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,   гаилә фермалары, авыл  хуҗалыгы   кооперативлары  җитәкчеләре, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашты. Бу елның  августында  фермерлар  белән  очрашу зона  киңәшмәләре  сериясендә  соңгысы булды.    Баштагы  өчесе   Теләче, Аксубай һәм    Зеленодольск  районнарында  узды.  Быел  семинарлар  кысаларында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грант  ярдәменең  яңа  проекты  - Агростартап гамәлгә кертелде. Моннан  тыш,  «Кулланма биотехнология – авыл  хуҗалыгына» халыкара  фәнни-җитештерү кластерын булдыру  турында  меморандум имзаланды.    

Тукай  районы  очрашу  өчен  юктан гына  сайланмады,  чөнки   район республикада  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерү  буенча  әйдәп  баручы  дип  сана – авыл  хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХлар буенча    гомуми җитештерелгән  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең   15%ка якыны  аңа  туры  килә.  Район  фермерлары һәм авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре    кош  итенең 39%ын һәм  дуңгыз  итенең  61%ын  җитештерә. 

Киңәшмәдә  катнашучылар  орлык  заводында,   Миҗнехуҗина, Минеханов, Ханова фермер хуҗалыкларында,  шулай  ук    җилләткеч (вентилятор) градирен  җитештерү  белән  шөгыльләнүче «ТМИМ» предприятиесендә  булдылар.   

  Ю.В. Курмашев ис. орлык  заводы   15 төрле   авыл  хуҗалыгы   культурасы  орлыкларын  җитештерә. Хәзер предприятиедә  эшнең  кызган  чагы,    җәйге   лабораториядә орлыкларның  сыйфаты  һәм  чыгышы  тикшерелә.  Орлык   заводы   2012 елда  файдалануга  кертелгән иде.   Завод тәүлегенә  600 тоннадан  артык  орлык  эшкәртә ала. 

 Мария Миңнехуҗина  хуҗалыгы  районда  иң  зур  хуҗалыкларның  берсе.    Аның  сөрүлек  җирләре   -  2433 га. Мария Николаевна сабан  культураларын да,  шулай  ук  көзге  бөртекле  культуралар да  чәчә.   Фермер  шулай  ук     247 баш  эре  мөгезле  терлек асрый   (50 баш  савым  сыеры,   1413 баш  сарык һәм  53 ат). Тулаем савым   144 тонна  тәшкил  итә, 1  сыердан  савым   – 3 358 кг. Хуҗалык  һәркөнне    1,5  тонна  сыт  сава  (бер  сыерга  30  кг).  Миңнехуҗиннар  күптән  түгел   Венгриядән   Голштин токымыннан  булган 126   башмак  тана  кайтарды. 

Минталип Миңнеханов Иске Ерыклы  авылында «Единство» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар-сәүдә  кооперативына  җитәкчелек  итә.      Кооператив моннан  өч ел  элек  төзелгән һәм бүген  аңа  20гә якын  шәхси  ярдәмче хуҗалык җитәкләүчеләр  керә.   Кооператив яшелчә  һәм  бәрәңге  үстерү  һәм  эшкәртү  белән  шөгыльләнә.  Узган  ел дәүләт ярдәме  белән   техника һәм җайланмалар  сатып  алына,   авыл  хуҗалыгы  продукциясен  юуу, төргәкләү һәм сату  буенча    1500 кв.метрлы   цех төзелә. Шулай  ук  3 мең кв. метрлы  2  бәрәңгесаклагыч  эшли.    

Яңа  Мусабай  авылында  «АЙКОРМ» кооперативына    Айгөл  Ханова  җитәкчелек  итә, аның  составына    17 әгъза   – шәхси  ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре  керә.   Кооператив авыл  хуҗалыгы  хайваннары  һәм  кош-корт өчен  катнаш азык  әзерли.   Яңа  эшли башлаган  кооперативларга  ярдәм  программасы  буенча     Айгөл Ренат кызы  5 млн. сум  күләмендә  грант ала,  аны  катнаш  азык  әзерләү  өчен  җайланмалар  сатып алуга  тота.    

 “Мондый  очрашуларның актуальлеге кимеми, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  дәүләт ярдәме  аркасында  уңай  үгәрешләр  күзәтелә, - дип  ассызыклады     Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, пленар  утырышны  ачып, - бүген авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерүнең   54%ы   шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  һәм фермерларга  туры  килә,  әмма  алга  таба  да  үсеш   резервлары  бар  әле».

Ел  саен  кече  хуҗалыкларга  (ЛПХ, КФХ, шәхси  утарлар)   республикада     2 млрд. сумнан  артык  акча  бирелә,  шул  исәптән    1,4 млрд. сум  диярлек  грант ярдәме һәм    566 млн. сум   -   ЛПХларга  төрле  субсидияләр.  Узган  елга  караганда   мондый  ярдәм  ярты   миллиард  сум диярлек   артты. Терлекчелек  продукциясен  сатудан  гомуми  акчалата  табыш   30%ка артты.  5 ел  эчендә   1800дән артык  кече фермалар төзелде, шул  исәптән  быел  -  257.

Фермер  хуҗалыклары  тулаем продукция  күләмен ел  саен   15-20%ка арттыралар.   «Егерме ел  элек  терлекчелек  белән  һәр  15нче  фермер  шөгыльләнгән булса,  хәзер  алар барлык  фермерларның яртысыннан  артыгы, - дип  ассызыклады  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, - дәүләт ярдәме  аркасында  фермерларда   барлык  төр терлекләрнең  баш  саны  ике  мәртәбә артты   (дуңгызчылыктан  тыш), кош-корт – өч мәртәбә диярлек, терлекчелек  продукциясен сатудан  акчалата  табыш      ике  мәртәбә  артты, быел без   30% диярлек  артым  белән  барабыз».

Быелгы  конкурсларда  135 КФХ грантлар  оттылар.   Тапшырылган  проектлар  буенча   сыерлар  санын 2,4 мең башка арттыру  планлаштырыла,    эре  мөгезле  терлекләр, кош-кортлар  санын –   1,5 млн. башка.    340 өстәмә  эш  урыны  булдырылачак.    «Бу  минизавод диярлек», - дип билгеләп  үтте Министрлык  башлыгы. 

Марат  Әхмәтов ассызыклап  үткәнчә, халыкның  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сатуны  оештыру, кооперативларны  үстерү   эшен  шактый  көчәйтергә  кирәк. Бу  юнәлештә   беренче  адымнар  ясалды  инде.    Федераль  программа  буенча      4 кооператив грант алды,  гомуми  сумма    88 млн. сум  тәшкил  итә,  конкурсның  икенча  этабы  бара.    Яңа  эшли  башлаган  кооперативларга  ярдәм  итү  буенча  республика  программасы икенче ел  эшли,  быел  16 кооператив грант  отты,  гомуми  сумма 75  млн. сум тәшкил итә.   

Бүгенге  семинарга  мәртәбәле  катнашучы  булып  Россия  крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Президенты    Владимир Башмачников килгән иде.   «Фермерлык  реформасы башлануга  утыз  ел  узды,    - диде  ул,  - хәзер   Россиядә  ярты  миллионга якын  фермер бар, шуларның  150 – 170 меңе рәсми  теркәлгән,  калганнары  – шәхси  утарлар,  әмма   табышның  яртысын  алар  үз хуҗалыкларыннан, җитештерелгән  продукцияне сатудан   алалар. Россия   фермерлары   30 млн. тоннага  якын  ашлык  җитештерәләр.   Фермер секторында  егерме  ел  рәттән савым сыерлары  саны  арта,  артым  ел  саен    10 – 12% тәшкил  итә».

Россия  фермерлык  хәрәкәте,  Владимир  Башмачников сүзләре  буенча,  күпчелек очракта  Татарстан  тәҗрибәсен өйрәнә һәм  аны  нигез  итеп  ала. «Сезнең бурычыгыз катлаулы  – фермерлар кооперациясе  идеясен   федераль дәрәҗәгә күтәрү, - дип, җавап бирде  Фәрит Мөхәммәтшин, - әмма моны  эшләргә кирәк».

Гадәттәгечә,  пленар  утырыш  “сорау – җавап”  режимында  узды.  КФХ һәм ЛПХ җитәкчеләре, шәхси  утарлар  тотучылар күтәргән барлык  мәсьәләләр алга  таба  эшләргә алынды.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы