28 Апреля 2019

Кыр  эшләрен  башкару  чорында  өстенлек  бирелә  торган  бурычлар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  уздырды. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин  катнашты. 

Мөһим бурычлар арасында  - булган  дым запасын  саклап калу  өчен  дым каплатуны  тәмамлау; көзге  чәчү  мәйданын  билгеләү; чәчү темпларын  аның  сыйфатына  зыян китермичә  тизләтү.  

Дым каплатуга  килгәндә,  Марат  Әхмәтов әйтеп  китүенчә,  эш күләме   – 3,1 млн. га. Бүгенгә  бу  эш    2,0 млн. га мәйданда  (планнан  65%) башкарылган.

Көзге  культураларга  килгәндә, алар    500 мең гектардан  артык, диде   министр.  Калын  кар  катламы,  карның  озаклап  эрүе,    туфракның  җепшек  торуы  үсемлекләрне  зәгыйфьләндерде.    «Бу атнада  көзге  чәчүлекләргә  кабат  ревизия  үткәрдек, монда  галимнәр дә, Министрлык  һәм   федераль  структуралар  белгечләре  дә  катнашты, - диде  Марат  Әхмәтов.   - Өстән генә әле  исәпләүләр  буенча  да  чәчүлекләргә   1,5 млрд. сум  чамасы  зыян  килгән.    Алда  әле  тагын  төнге салкыннар  көтелә.    120 мең га – тулысынча  юкка чыккан, ә гомумән алганда,  көзге  культураларның  яртысыннан  артыграгы  җитди зыян  күргән.   Шуңа  күрә дөрес  караралар  кабул  итү  өчен   хуҗалыклар  үзләре  даими  рәвештә    мониторинг уздырырга  тиешләр».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  фикеренчә,  көзге  культуралар  юкка чыккан  кырларда,  туфракны  тиешенчә  эшкәртеп,  язгы  чәчү  технологиясе  буенча  кабат  чәчәргә  кирәк.  

«Җитәрлек  тукландыру  һәм  чәчүлекләрне  вакытында  саклап калу   чараларын  күрү  нәтиҗәсендә  без  көзге  чәчүне  2019 елгы  орлыклар  белән  тәэмин  итү  мәсьәләсен  хәл  итә алабыз, - диде  Марат  Әхмәтов.    

Аннары  ул  язгы  культуралар  чәчүе  турында  сөйләде.    «Республикада  язгы  чәчүгә  кайбер  төньяк     районнар  гына  керешмәгән  әле. Әмма  бүген  орлыклар  дымлы  туфракка төшеп  калсын  өчен  бөтен  көчне  куярга  икрәк.  Бүгенгә  300 мең  гектардан  артык  мәйданда  язгы  культуралар  чәчелгән.   Узган  елга  караганда  бу  шактый  күп,  үсемлекләр  дымны  да май  кояшын  да  алып  кала  алалар».

Марат  Әхмәтов республикада  4 климатик  зона  булуын  искә  төшереп  узды.  

Иң  югары  күрсәтүчәнлек    Көнчыгыш-Кама аръягы   зонасында. Анда  планнан    23% чәчелгән.    Зәй, Сарман һәм  Актаныш районнарында  -  49, 36 һәм  35%.

Аннары  - Көнбатыш  Кама аръягы, аңа  17%  күрсәткеч  белән  8  район  керә.     20%тан  артыграк -  Нурлат, Аксубай һәм  Чирмешән   районнарында.

Идел алды  районнарында   15% чәчелгән.  Бу  зонада   югарырак  күрсәткечләр    Буа, Апас, Тәтеш һәм  Чүпрәле  районнарында    –   һәркайсында 20%ка якын. 

Кама алды   зонасында   -    Лаеш,  Мамадыш, Биектау һәм Алабуга  районнары   чәчүгә  чыктылар. 

«Узган  елда  тәүлеккә  120  мең  гектарга  кадәр  чәчелгән иде.   Быел  да  шуңа  омтылачакбыз, - дип төгәлләштерде   министр. – Чәчүне бер  көн  соңга  калдыру   –  бу  бер    центнер  уңыш  югалтуны  аңлата».

Марат  Әхмәтов, алдагы     видеоконференцияләрдә  районнарда  һәм конкрет  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  хезмәт  җитештерүчәнлеге мәсьәләләренә  игътибар  биреләчәк,  диде.

Чыгышның тулы тексты: сүзләр

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы