18 Апреля 2019

18 апрельдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Уфага  эш  сәфәре  барышында Башкортостан Республикасында  Татарстан Көннәре  кысаларында     авыл  хуҗалыгы  мәсьәләләре  буенча  оештырылган түгәрәк  өстәләдә катнашты, анда  БР Хөкүмәте Премьер-министры  урынбасары вазыйфаларын  башкаручы    Илшат Фазрахманов,  ике  республикадан  да  фәнни  учреждениеләр һәм эре  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре вәкилләре  катнашты.  

Түгәрәк  өстәлне ачып,   Илшат Фазрахманов  кунакларны  җылы  котлады  һәм  төбәкара  хезмәттәшлекне  үстерү  өчен  Башкортостан Республикасының  агросәнәгать комплексы  мөмкинлекләре  турында  сөйләде.  

Ике  республиканың  да  агросәнәгать комплексы  -  икътисадның  төп тармакларыннан берсен  тәшкил  итәләр.   Машина  төзелеше  һәм  нефть химиясе белән беррәттән,  ул  эчке  төбәк  продуктын  булдыруга  гаять зур  өлеш  кертә.  

Марат  Әхмәтов шулай  ук  түгәрәк  өстәлдә катнашучыларны  Татарстанда авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  үзенчәлекләре  белән таныштырды.   Җайга  салынган  эшлекле  багланышларны,  ике  арадагы  хезмәттәшлекнең  әһәмиятен  билгеләп  үтте.     «Татарстан чәчүлекләренең  табигый  мөмкинлеге    10-15 ц/га тәшкил итә.  Шуңа  күрә  туфракның  уңдырышлылыгын  арттыру  өчен  без  ике  юнәлешне  үстерәбез.    Беренчесе   – киңкүләмле   биологияләштерү. Моның  өчен  2024 елга  кадәр    ведомство программасы  эшләнде,  анда  парларны     сидерацияләүгә зур урын бирелә.  Бер  гектарга  4,5 тонна  коры  органик  матдә кертү  бурычы  куелган.    Икенче  юл     –   минераль  ашламалар  кертү.  Бу  елга  бер гектарга     70 кг  ашлама кертү бурычы  куелды.  Кызыктыру  чараларын  да  кулланабыз», - диде  Марат  Әхмәтов. 

Авыл  хуҗалыгы өлкәсендәге  төп мәсьәләләр турында  сөйләшкәндә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  продукциясен  сатудагы  кынлыкларга  тукталды.   Бу  мәсьәләне  хәл итү өчен  республикада  авыл  хуҗалыгы    кооперациясен сүтерү  программасы  эшләве турында  әйтеп  узды.   «Әмма,  шул  ук вакытта,  социаль  әһәмиятле  авыл  хуҗалыгы  продукциясенә  кибетләрдә бәяләр  арттыруны закон  белән  чикләргә кирәк. Мәсәлән, эре  сәүдә челтәрләрендә икмәккә,  яшелчәләргә  бәяләр    100 процент һәм анна да  күбрәк  арттырып куела.  Мондый  очракта  төп табышны    ритейлер алалар,  ә  җитештерүчеләр түгел,  ә бит  соңгылары  моңа  күп көч түгәләр һәм дәүләт дәрәҗәсендә  иң  мөһим эшне башкаралар.   Моннан тыш,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә   климат  хәвеф-хәтәрләре  дә, шулай  ук  бәяләр  тирбәлеше  дә    бик  якланмаган  бит. Шуңа  күрә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  тотрыклы  эшләве  һәм  аны  үстерү  өчен  продукциягә дәүләт тарафыннан  гарантияләнгән  сатып  алу  бәяләрен -    «минималь сатып  алу  бәяләрен» - закон белән  беркетергә  кирәк, дип ассызыклады”, - Марат  Әхмәтов. Башкортостан ягыннан   бу позиция хупланды. 

Түгәрәк  өстәл барышында  Татарстан  Республикасы һәм Башкортостан Республикасы  буенча «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУ  филиаллары  арасында хезмәттәшлек  турында  килешүләр, шулай  ук  ТАТНИИСХ һәм БАШНИИСХ арасында  хезмәттәшлек  турында  килешү  имзаланды. 

  Чара  азагында  яклар  алга  таба  да тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә  һәм  агросәнәгать комплексының  уртак  проектларын  гамәлгә ашырырга  әзер  булуларын  белдерделәр.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы