Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде
7 Июля 2018

7 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган   республика  киңәшмәсендә  кыр  эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киәшмәдә шулай  ук  Татарстан Республикасы   Премьер-министры   Алексей Песошин  да  катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә,  республикада  2018 елның   7 июленә  475 мең  тонна  терлек  азыгы  әзерләнгән, шул исәптән  печән – 290 мең тонна, сенаж – 1100 мең  тонна.

Республика буенча  шартлыча  бер  баш  хайванга    8,0 центнер азык әзерләнгән, диде  Марат Әхмәтов. Кайбер  районнарда, мәс. Зәй  районында   бу  күрсәткеч  10,6 центнер тәшкил итә,  Сарманда   - (10,6 ц.), Апаста  -  (10,1 ц.), Нурлатта  -  (10,0 ц.), Кайбычта  -  (10,0 ц.), Арча  районында  -  (9,6 ц.).

Республикада  күпьеллык  үләннәр мәйданы    502 мең  га тәшкил итә. Бүгенге  көнгә   беренче  кат  чаптыру   82% мәйданда  тәмамланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы үсемлекләрне яклау  һәм тукландыру   буенча  башкарыла   торган  эшләр  турында  да  сөйләде.  Ул  Зәй, Кукмара, Теләче, Ютазы, Нурлат, Тәтеш районнарыны  бу  юнәлештәге  эшләрен  уңай  бәяләде.    

Марат Әхмәтов  6 июльгә пар кырларын  беренче  кат эшкәртүне  тәмамламаган  районнарны  атады, болар – Югары Ослан,  Зеленодольск, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Тукай районнары.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы