2 Февраля 2019

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы  Президентына алдагы   чәчү кампаниясен финанс белән  тәэмин  итү турында  җиткерде. Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә      Татарстан Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.   

Марат  Әхмәтов 2019 ел чәчү  чорына    25 млрд сум  чыгымнар  көтелүе  турында  әйтте.  Бу  акчаларның  яртысы   - заём акчалары.  Бүгенге  көнгә  банклар  тарафыннан     7,7 млрд сумга  заявка расланган, аларның  4   млрд сумы  алынган. 

Министр  сүзләренә  караганда,  расланган  кредитлар  суммасы  узган  елга  караганда  шактыйга  күбрәк.   Әмма  районнарның  активлыгы  бик  аерыла.   Марат  Әхмәтов  шулай  ук  кече  хуҗалыклар  белән  нәтиҗәле  эшләүнең   җитәрлек  булмавына  игътибар  бирде.    «Әлегә Фермерлар хуҗалыгы  Пока   ассоциациясе  ягыннан  активлык  бик  сүрән бара. Тәнкыйтьләү  генә  җитми бит әле.  Безнең территориаль Идарәләр   белән  эшне системалырак  итәргә һәм  бу  юнәлештә     методик  ярдәм  күрсәтергә  кирәк», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

 Аерым муниципалитларның  ихтыяҗын  анализлап,  Марат  Әхмәтов  Әлмәт районына  чәчү эшләренә кимендә 348 млн сум  кирәк.  Бүгенгә  банкларга  нибары  аннан  2  заявка кергән. Чирмешән   районына   284 млн сум  кирәк,     12,3 млн сумга  3 заявка кергән.    Министр шулай  ук    Баулы,   Менделеевск һәм Ютазы  районнарының  да  пассивлыгын  билгеләп  үтте.   «Хуҗалыклар  җитәкчеләрен, фермерларны  активрак  булырга  чакырам.     Ресурслар  тиктән генә  килми.  Әлегә  лимитлар  җитәрлек,  ташламалы    процент   ставкасы  да   5 проценттан  артык  түгел», - дип  ассызыклады  министр.

Бюджет акчаларының  төп  өлеше  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  март уртасына  кадәр  җибәреләчәк, диде  Марат  Әхмәтов. Бу -  1,2 млрд сум -  максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен,     780 млн сум  - бәйле  булмаган статья буенча (гектарлап) ярдәм  итү өчен,   1,2 млрд сум  - сөткә субсидияләр, 1 млрд сум  - техник  җиһазлау  буенча  2018 елда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  алдындагы  бурыч  өчен.    

Тагын  1,5 млрд сум  субсидия    минераль ашламалар  сатып  алу  өчен  җибәрелә.  Әмма  биредә  кайбер  таләпләр  бар.  Беренчесе – товар  җитештерүче  бу  акчаларны  алу  өчен  1  гектарга  кимендә  30  кг  ашлама  тупланган  булуын  раслый  торган  документлар  тапшырырга  тиеш була.    Шуннан  соң  бер  атнадан  бу  субсидияне алырга  мөмкин  булачакбу  ярдәм  30 мартка кадәр генә  саклана.     «Бу  субсидияләр  - 1,5 млрд сум  яисә   гектарга  500 сумнан  артык  - максатчан  акчалар  һәм  аларны  бары  тик  ашламалар  алу  өчен  генә тотарга  мөкин була.  Ашлама төрләрен  һәм  аны  кемнән алуны авыл  хуҗалыгы  оешмалары  үзләре  сайларга  хокуклы», - дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Гомумән алганда,  министр әйтүенчә,  әлегә  гектарга 21,6 кг чамасы  гына ашлама тупланган.  Быел  гектарга  70 килограммнан  артык  ашлама тупланырга  тиешлеген  искәртте  ул.    Әлегә  кайбер  районнар   10 килограмм да  җыймаган  әле, болар:   Яңа  Чишмә, Апас, Әгерҗе, Чирмешән, Кайбыч һәм Кама Тамагы  районнары. Лидерлар  арасында  - Зәй (гектарга 57 кг), Тәтеш (53 кг), Сарман (42 кг), Тукай (41 кг), Буа (36 кг), Саба (34 кг) һәм Әтнә  (31 кг) районнары. 

Рөстәм Миңнеханов,   минераль ашламалар  туплауны  активлаштырырга, кирәк, диде.  Ул министрга  бу  теманы  даими  контрольдә тотарга  кушты.  Марат  Әхмәтов, үз чиратында,  бу  вәзгыять     февральдә, авыл  хуҗалыгы  оешмалары  ашламалар  сатып  алуга  субсидияләр ала  башлагач, үзгәрергә тиеш,  дип өстәде.

Чыгышның тулы тексты: сүзләр

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы