17 Августа 2019
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер - министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә республикада 377 мең га мәйдан җыелган-бу 26%. 1,2 млн. тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 31,8 центнер тәшкил итә.
Әлки районында кырларның 43,6% ы җыеп алынган инде, Зәй районында – 39,8%, Нурлат районында-39,2%. Уңдырышлылык буенча Зәй (47 ц/га), Минзәлә, Мамадыш, Тукай (42 ц/га), Тәтеш, Сарман районнары (40 ц/га) алда бара.
Көзге һәм арпа буенча да игеннәр өлгереп җиткән – бу 500 мең гектардан артык. Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең темпларын арттырырга өндәде. Министр билгеләп үткәнчә, барлык районнарда да диярлек урып-җыю комплексы хезмәткәрләрен стимуллаштыру чаралары эшләнгән.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, бүген кырларда көзге чәчүгә әзерлек бара. Министр, 5 сентябрьгә чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк, дип белдерде.
Чыгышның тулы тексты: сүзләр
Тулы видео чыгышлар: видео
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Читайте также