3 Апреля 2019

3 апрельда Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов Н.Э.Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария    медицинасы    «Агросәнәгать комплексында  урта  һәм кече  бизнесны  үстерү  проблемалары  һәм аларны  хәл итү юллары»  темасына  лекция  укыды. 

«Министрлыкның  төп  бурычы  - авылда  кече  һәм урта  бизнес белән   шөгыльләнү  өчен уңай  шартлар  тудырып,  халыкның  эшлекле  активлыгын арттыру», -  дип билгеләп  үтте  минстр  урынбасары.

Республиканың  агросәнәгать комплексында  урта  һәм кече  бизнес   үсешенә   дәүләт ярдәме  зур  этәргеч  бирә – бу ярдәм  ел  саен  2  млрд. сумнан  артык. Дәүләт ярдәме  фермерларга  һәм кооперативларга  грантлар    (2018 елда - 878 млн сум), шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләр рәвешендә бирелә  (2018 елда  - 528 млн сум).  Яшь фермерларга  һәм гаилә  фермаларын  үстерүгә  грант  ярдәме  программалары  буенча  7 ел    эчендә    991 КФХ   2,1 млрд сум грант отты.  2018 елда   170 КФХ   562 млн сум грант отты. 

Ришат Хәбипов авылда  яшь белгечләргә ярдәм  чаралары  турында  һәм  стипендия  программалары  турында  җентекләп  сөйләде.    «Югары  уку йортын  тәмамлап, авылга  эшкә  килгән  яшь белгеч  Министрлыктан  300 мең  сум  күләмендә     «подъемный» ала,  шулай  ук  эш урыны  буенча  төп  хезмәт хакына  ел  дәвамында  минималь   хезмәт хакы  (МРОТ) күләмендә (2019 елның  1  гыйнварыннан  Россия  Федерациясе  территориясендә ул  11 280 сум) өстәмә  түләнә. Моннан  тыш,  торак  сатып  алу  яки  төзү өчен  субсидия  бирелә», - диде   министр  урынбасары.

Студентлар үзләрен  кызыксындырган  сорауларны  бирделәр, төрле  программалар  турында  сораштылар һәм алга  таба  хезмәттәшлек  итү  юллары  турында  фикер алыштылар.   

Шуны  әйтергә  кирәк,  шундый  форматтагы  очрашулар  студентларга  авылның  киләчәген  тулырак күзалларга  һәм  булачак  эш  урынын  сайлауда  ялгышмаска  ярдәм  итә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы