27 Декабря 2018

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасында  бакчалыкны  үстерү  мәсьәләләре  буенча  киңәшмә  узды.  Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы Ирек Садыйков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының  фән,  мәгариф һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы  Наил Хәмидуллин, Краснодар  краенда   «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең коммерция директоры Владимир Крючков, «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең агроном-консультанты Алексей Мальцев, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Татарстан  Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, шулай ук  Татарстан авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты, Казан дәүләт  аграр  университеты галимнәре  һәм крестьян-фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре  катнашты.  

Киңәшмәдә күпьеллык җиләк-җимеш агачлары утырту һәм аларны карау  мәсьәләләре  каралды.  

Үзебезнең  җиләк-җимешләрне  җитештерүне арттыру  максатларында  2017 елдан  Татарстан  Республикасында интенсив бакчалар  үстерү  буенча  яңа  проект  эшли башлады. Проект  кысаларында 2017 елда Мамадыш,  Буа,   Чүпрәле  районнарында 49 га интенсив алма бакчасы  утыртылды. 2018 елда  Мамадыш һәм Чүпрәле районнарында - 110 гектарда.  Киләсе елда тагын 80 гектарда алмагач утырту планлаштырыла

Интенсив бакчалар үстерү технологияләре һәм тиешле сортлар һәм үсентеләр сайлау үзенчәлекләре турындагы  нотык белән «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең агроном-консультанты  Алексей Мальцев чыгыш  ясады. 

Аннары «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең коммерция директоры  Владимир Крючков  җиләк-җимеш агачларын үстергәндә сугару, тукландыру һәм комплекслы  карау үзенчәлекләре турында сөйлдәде. Ул сугару системасын сайлауның  мөһимлеген аерым билгеләп үтте.  

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин хуҗалыклар белгечләренең квалификациясен  бакчачылык эшчәнлеге юнәлешенә үзгәртү һәм студентларны  Татарстандагы  җиләк-җимеш  бакчаларына  практикага  җибәрү  зарурлыгы  турында  әйтте.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы